Бу ялларда Олы Кибәче авыл җирлегендә пай җиренә икмәк бирелде. Олы һәм Кече Кибәче авылларында яшәүче пайчыларга 1 пайга 130 кг арпа һәм 124 кг бодай, ә Төбәк авылы пайчыларына 150 кг арпа һәм 153 кг бодай бирелде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре Алмаз Хөснетдинов белән Гөлүсә Фатихова "Бәрәңге бәйрәме" оештырдылар. Бәйрәмдә бәрәңге ризыкларыннан һәм төрле кызыклы формадагы бәрәңгеләрдән күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, викторинада катнаштылар, чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәрәңге ризыклары белән сыйландылар.
Олы Кибәче авылы мәчетендә Мөхәммәд пәйгәмбәребезнең туган көненә багышлап Мәүлид бәйрәме уздырылды. Мөслимәләребез Коръән аятьләре укыдылар, пәйгәмбәребезгә салаватлар әйттеләр, вәгазьләр тыңладылар, илгә иминлек, муллык сорап дога кылдылар. Соңыннан чәй табынында сыйландылар.
Кече Кибәче авылы зиратында хатын-кызлар өмә оештырды. Алар зират коймасын буядылар.
Узган ялларда Кече Кибәче авылы зиратында өмә оештырылды. Зират биләмәсен чүп үләннәреннән, корган чыбык-чабыктан һәм чүп-чардан чистарттылар.
Бу ял көннәрендә Олы Кибәче авыл зиратында өмә оештырылды. Иске, корган черегән агачлар һәм куаклар киселде. Зират биләмәсе киселгән чыбык-чабыктан, ботаклардан чистартылды. Өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
17 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Педагог һәм остаз елына багышланган зур концерт булды. Концертта татар эстрадасының күренекле артистлары Алмаз Мирзаянов, Зөлфирә Шәйдуллина, Илсөя Бәдретдинова, Динә Закирова чыгыш ясадылар. Шулай ук Әлфия Поташова, Алмаз Зәкиев, Кашаповлар, Мөхәммәтхановлар гаиләләре дә тамашачыларга үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Килгән артистларны һәм тамашачыларны кайнар мич коймагы һәм чәй белән каршы алдылар. Болар барсы да безнең якташыбыз, шәхси эшмәкәр Шәфиков Рифкат Зыятдин улыннан бүләк булды. Шундый күңелле бәйрәм оештырганы өчен Рифкат абыйга һәм аның гаиләсенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
16 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы" дигән бөтендөнья йөгерү көненә багышланган йөгерү ярышлары булып узды. Йөгерүдә Олы Кибәче балалар бакчасы балалары, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.
"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасында маллар өчен кукуруздан силос әзерләнә. 360 гектар кукуруз җиреннән 5 КамАЗ машинасы, 1 Нью-Холланд тракторы көнгә 12-15 рейс силос ташый. Бүгенге көнгә 5117 тонна сусыл азык әзерләнгән.
Олы Кибәче авыл җирлегендә бер төркем инициатив хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка сеткасы үрү белән шөгыльләнәләр. Сетка үрү өчен Гәлиәхмәтов И, Гатиәтуллин Ә һәм Фәләхиев А башта стан ясадылар. Ә хатын-кызлар сеткага тасмалар бәйли.