ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2023 ел
җомга

Олы Кибәче авылында яшәүче Вәлиева Г. үз йортлары каршында суүткәргеч торбадан су агып ятуын хәбәр итте. "Саба күптармаклы җитешетерү предприятиесе" нең ремонт бригадасы авария турындагы хәбәрне бик тиз кабул итте. Шул ук көнне килеп, торбадагы тишекне ямап, проблеманы хәл итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасында салам җыю эше бара. Бүгенге көнгә 1571 рулон салам җыйналган. Бу 681 тонна дигән сүз. Салам җыюда Кибәче бригадасы тракторчылары Шәрәфиев Илназ, Хөсәенов Тәлгать һәм Мәрдәнов Рәмисләр тырышып эшлиләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы малларга сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 10871 т сусыл азык әзерләнгән. Сенаж салуда "Саба" җәмгыяте шоферлары Агилов А., Сабиров И., Гарипов Ф., Нәбиуллин А., Әхтәмов Р., Дәүлиев И, Гаптрахманов Р актив эш күрсәтәләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Саба урманчылыгы нарат утырту өчен 11 га җир әзерли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары хезмәткәрләре "Саба" ҖЧҖ нә урып-җыюда ындыр табагында ярдәм итәләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2023 ел
җомга

Олы Кибәче авыл җирлегеннән узучы региональ юлда күпер төзекләндерелә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендәге "Саба" ҖЧҖ 2023 ел уңышын җыюга кереште.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникларына техник карау уздырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлеге Сабантуй мәйданында авыл үзешчәннәре катнашында "Моңнар кайтсын авылга" дигән урам концерты булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбе территориясен күптөрле матур чәчәкләр бизи.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International