"ТАТМИТ Агро" җәмгыятенә ПМК Мелиорация оешмасы юл сала.
22 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге янындагы һәйкәл-обелисклар янында Россиякүләм "Хәтер шәме" акциясе булып узды. Акциядә катнашучы бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар хәтер шәме яндырдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр, веноклар куйдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
17 июнь көнне Олы Кибәче авылында мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә балалар Сабантуе оештырдылар. Сабантуйда балалар һәм яшүсмерләр төрле спорт һәм милли уеннарда көч сынаштылар. Шулай ук баллы мамык, попкорн, төрле тәм-томнар белән сыйландылар, кабартылган тауда шудылар һәм батутта сикерделәр. Бәйрәм бик күңелле булды!
Олы Кибәче авылында Октябрьская һәм Ворошилов урамнарындагы күпер кырыйлары өстәмә ташлы-балчык салып ныгытылды.
11 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булды. Җирлек халкы һәм кайткан кунаклар төрле милли һәм спорт уеннарында көч сынаштылар. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Язнур Гарипов калды.
Олы Кибәчедә авыл яшьләре Сабантуй бирнәсе җыйдылар.
Төбәк авылында бюджет оешмалары эшчеләре Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, балаларны яклау көне уңаеннан, Сабантуй мәйданында бәйрәм оештырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә футбол сезонын ачу хөрмәтенә, 8-14 яшьлек малайлар арасында футбол ярышы булды.
Бүген Балык Бистәсе районында ел саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Камил улы "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә җиңүче булды, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.