Олы Кибәче авылында Октябрьская һәм Ворошилов урамнарындагы күпер кырыйлары өстәмә ташлы-балчык салып ныгытылды.
11 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булды. Җирлек халкы һәм кайткан кунаклар төрле милли һәм спорт уеннарында көч сынаштылар. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Язнур Гарипов калды.
Олы Кибәчедә авыл яшьләре Сабантуй бирнәсе җыйдылар.
Төбәк авылында бюджет оешмалары эшчеләре Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, балаларны яклау көне уңаеннан, Сабантуй мәйданында бәйрәм оештырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә футбол сезонын ачу хөрмәтенә, 8-14 яшьлек малайлар арасында футбол ярышы булды.
Бүген Балык Бистәсе районында ел саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Камил улы "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә җиңүче булды, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Сабантуй мәйданчыгында буяу, төзекләндерү эшләре башкарылды, территориядәге чүпләр җыелды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә 1 класс укучылары өчен технология фәненнән арадаш аттестация булды.
"Ямьле Саба" яр буенда Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне котладылар. Призлы урыннар нәтиҗәләре буенча Олы Кибәче урта мәктәбе районда 3 нче урынны яулады.