Олы Кибәче авыл җирлегеннең барлык мәчетләрендә, шушы изге Рамазан аенда, ифтар мәҗлесләре һәм тәрәвих намазлары дәвам итә. Аллаһ тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен!
Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм кысаларында, Олы Кибәче авыл җирлегендә бәрәңге җыю оештырылды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Р. белән очрашу кичәсе булды. Ул үзенең сугышчан - хәрби хезмәтендәге вакыйгаларны сөйләде, укучыларның кызыксындырган сорауларына жавап бирде.
Егетләребезнең исэн - сау, жинеп әйләнеп кайтуларын телибез!
8 апрель көнне барлык бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар өмәгә чыктылар. Шулай ук үз территорияләрен дә җыештырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар биләмәләрне кипкән үләннәр, яфраклар, ботаклардан һәм чүп-чардан чистарта башладылар.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы механизаторлары люцерна басуын ашлама белән тукландыруга керештеләр.
Олы Кибәче авылында ИП Шәфыйков И.Р. "Туган авыл" кибетен төзекләндереп зуррак бинага күчерде. Хәзер ул авыл халкына күбрәк төрдәге тоаврлар белән хезмәт күрсәтә. Шул уңайдан шәхси эшмәкәр авыл халкын мич коймагы һәм кайнар чәй белән дә сыйлады.
Олы Кибәче урта мәктәбендә "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан студентлар-булачак укытучылар белән очрашу кичәсе булды.
Кече Кибәче авыл клубында "Алтын таяк" дип исемләнгән бильярд ярышы булды. Ярышта Кече Кибәче, Төбәк, Иске Икшермә, Югары Шытсу һәм Сатыш авылларыннан 5 команда катнашты. Югары Шытсу һәм Сатыш авылы командалары җиңүче булды.