9 март көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында "Ак калфак" клуб оешмасы әгъзалары белән берлектә «Әни - иң, иңе... » дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чара бәйрәм атмосферасында күңелле һәм җанлы узды. Әниләр һәм әбиләр башкаруында җырлар, күңелле такмаклар һәм әни турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Бәйрәм уеннар һәм викториналар белән аралашып барылды. Ә бәйрәм ахырында барысы бергә әниләр турында яраткан җырларын башкардылар.
Олы Кибәче урта мәктәбендә 8 март бәйрәменә багышлап, кызлар арасында төрле спорт һәм акыл уеннары буенча "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе оештырылды. Ярыш ике команда арасында булды, дуслык җиңде.
Кече Кибәче авыл клубында "Җырлыйк әле" дигән музыкаль тамаша булды. Тамашада Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары катнашты. Чара Педагог һәм остаз елына багышлап уздырылды.
Төбәк авыл клубында, педагог һәм остаз елы кысаларында, Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары катнашында "Кулларыңда яшәү дилбегәсе, кулларыңда бала язмышы" дип исемләнгән музыкаль тамаша булды.
8 март көнне район мәдәният йортында Украинага мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм хатыннары хөрмәтенә чара оештырылды. Олы Кибәче авыл җирлегеннән әлеге чарада мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм төрле гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан бер төркем хатын-кызлар катнашты.
Олы Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Син асыл зат, хатын-кыз" дип исемләнгән концерт куелды. Концертта Олы Кибәче авыл җирлеге һәм күрше авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашты.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре боз сараена шуарга бардылар. Соңыннан "Туган авылым" кафесында кичке аш ашадылар.
Олы Кибәче авыл җирлегеннән бер төркем хатын-кызлар мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм әзерләделәр. Алар хәрби операция өчен маскировка сеткасы ясадылар.
Олы Кибәче авыл җирлеге командасы Лесхозда узган чаңгы ярышында катнашты. Авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин 50 яшьтән югары җитәкчеләр арасында 3 нче урын яулады.
Олы Кибәче авылы мәчетендә балалар арасында азан әйтү бәйгесе оештырылды. Бәйгене "Болгар" радиосының яңалыклар хезмәте мөхәррире, Олы Кибәче авылыннан чыккан журналист Люция Шәрәфиева оештырды. Бәйге Олы Кибәчедә мәчет төзелүнең 30 еллыгына багышлап һәм Люциянең әтисе, күп еллар имам ярдәмчесе булып торган Рафаэль абый истәлегенә оештырылды. Бәйгедә барлыгы 11 бала катнашты. Җиңүче булып Әмир Мөхәммәтҗанов танылды. Катнашучыларга акчалата премияләр һәм күчтәнәчләр бирелде.