ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Төбәк авыл клубында, педагог һәм остаз елы кысаларында, Олы Кибәче  урта мәктәбе укытучылары катнашында  "Кулларыңда яшәү дилбегәсе, кулларыңда бала язмышы" дип исемләнгән музыкаль тамаша булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март көнне район мәдәният йортында Украинага мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм хатыннары хөрмәтенә чара оештырылды. Олы Кибәче авыл җирлегеннән әлеге чарада мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм төрле гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан бер төркем хатын-кызлар катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Син асыл зат, хатын-кыз" дип исемләнгән концерт куелды. Концертта Олы Кибәче авыл җирлеге һәм күрше авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
март, 2023 ел
сишәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре боз сараена шуарга бардылар. Соңыннан "Туган авылым" кафесында кичке аш ашадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегеннән бер төркем хатын-кызлар мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм әзерләделәр. Алар хәрби операция өчен маскировка сеткасы ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлеге командасы Лесхозда узган чаңгы ярышында катнашты. Авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин 50 яшьтән югары җитәкчеләр арасында 3 нче урын яулады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авылы мәчетендә балалар арасында азан әйтү бәйгесе оештырылды. Бәйгене "Болгар" радиосының яңалыклар хезмәте мөхәррире, Олы Кибәче авылыннан чыккан журналист Люция Шәрәфиева оештырды. Бәйге Олы Кибәчедә мәчет төзелүнең 30 еллыгына багышлап һәм Люциянең әтисе, күп еллар имам ярдәмчесе булып торган Рафаэль абый истәлегенә оештырылды. Бәйгедә барлыгы 11 бала катнашты. Җиңүче булып Әмир Мөхәммәтҗанов танылды. Катнашучыларга акчалата премияләр һәм күчтәнәчләр бирелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Кибәче авыл җирлегендә, авыл җирлеге кубогына, ир-егетләр командалары арасында мини-футбол ярышы оештырылды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче егетләре командасы ия булды. Калган командалар да авыл җирлегенең Дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин пакетлар тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Солдатка хат" акциясендә катнаштылар һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар яздылар. Солдатларга исәнлек, саулык, уңышлар һәм тизрәк җиңеп өйләренә кайтуларын теләделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International