Олы Кибәче авыл җирлегендә "Маһрибикә" чишмәсе янына агачлар утыртылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясеннән узучы Әбде-Теләче автомобиль юлындагы күперне төзекләндерү төгәлләнде.
6 октябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көненә карата "Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтик" дип исемләнгән чара булды. Төрле тармакта эшләп чыккан өлкәннәр чәй табыны артында концерт номерлары карап утырдылар. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин да котлады һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.
5 октябрь көнне Кече Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кече Кибәче авылында яшәүче өлкән кешеләр өчен чәй табыны әзерләнгән иде һәм концерт куелды.
3 октябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче алтын һәм зөбәрҗәт парлар тәбрикләнде. Безнең җирлектә алар: 50 ел бергә яшәгән Шириев Наил Хангәрәй улы һәм Шириева Фәния Гилметдин кызы, 60 ел бергә парлы гомер кичергән Мөбәрәкҗанов Мәхмүт Мөбәрәкҗан улы һәм Мөбәрәкҗанова Кәнифә Миргали кызы.
Лесхоз картлар йортында Олы Кибәче авыл җирлегеннән Кәримов Кәниф абый яши. Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин аның янында булды һәм азык-төлек пакеты тапшырды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлек башлыгы А.К. Сафин Өлкәннәр көне уңаеннан өлкән кешеләргә пакетлар тапшырды. Әлеге азык-төлек пакетлары Саба муниципаль районының "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнде. Мондый пакетларны җирлектә 23 өлкән кеше алды.
17 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2022", "Татарстан кроссы -2022" йөгерү ярышы оештырылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, урта мәктәп укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре, шулай ук теләгән һәркем катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге яныннан узучы региональ дәрәҗәдәге автомобиль юлларында күперләрне төзекләндерү бара.