14 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды. Көн тәртибендә агымдагы мәсьәләләр, алда торган бурычлар каралды.
24 август көнне Олы Кибәче авылыннан Шәриповлар гаиләсе Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның республикабызның күркәм гаиләләрен Тантаналы кабул итү чарасында катнаштылар. Шәриповлар бергә 57 ел тату гомер кичерәләр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, гомерләренең күп өлешен туган авылларында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаганнар.
Төбәк авылында "Җырлы-биюле кичке уен" уздырылды. Җыелган халык җырлап-биеп, халкыбызның борынгы милли уеннарын уйнап күңел ачты.
ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы икмәкләрне ындыр табагына алып кайтып тутыра, икмәкләрне складларга урнаштыралар.
Олы Кибәче авыл җирлеге басуларында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә эшли. Бу көннәрдә көзге бодай суктырылды.
Шушы көннәрдә Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче бер төркем кешеләр тарихи Болгар шәһәрчегенә сәяхәткә барып кайттылар. Сәяхәтне Олы Кибәче авыл клубы мөдире Алмаз Хөснетдинов оештырды.
Кече Кибәче авылында иске электр баганалары яңага алыштырылды. Эшне "Сетевая компания" оешмасы башкарды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә даими рәвештә территорияләрне чүп үләннәреннән чабу оештырыла. Бу көннәрдә дә хуҗалыклар үз капка төпләрен һәм юл кырыйларын чаптылар.
Олы Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерелде. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Кече Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.