ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы икмәкләрне ындыр табагына алып кайтып тутыра, икмәкләрне складларга урнаштыралар.
Олы Кибәче авыл җирлеге басуларында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә эшли. Бу көннәрдә көзге бодай суктырылды.
Шушы көннәрдә Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче бер төркем кешеләр тарихи Болгар шәһәрчегенә сәяхәткә барып кайттылар. Сәяхәтне Олы Кибәче авыл клубы мөдире Алмаз Хөснетдинов оештырды.
Кече Кибәче авылында иске электр баганалары яңага алыштырылды. Эшне "Сетевая компания" оешмасы башкарды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә даими рәвештә территорияләрне чүп үләннәреннән чабу оештырыла. Бу көннәрдә дә хуҗалыклар үз капка төпләрен һәм юл кырыйларын чаптылар.
Олы Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерелде. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Кече Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Төбәк авылы гражданнарының үзара салым акчасына Төбәк зиратына бара торган таш юл салынды. Эшне "Рамазан" оешмасы башкарды.
8 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләләр арасында спорт бәйгеләре һәм дискотека оештырдылар.
Корбан бәйрәме алдыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә, изге урыныбыз булган зиратларда, печән чабу өмәсе оештырылды.