Олы Кибәче авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре һәм балалар "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Батырланы бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Җәйге чорга Олы Кибәче авыл җирлегенә эшкә урнашкан балалар җирлек территориясендә чүп үләннәрен чабалар.
4 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык авылларда Сабантуй бирнәсе җыелды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә тузган иске йортлар сүтелде.
Олы Кибәчедә суүткәргеч торбаларның тузган эшермәләре яңага алыштырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, төзелеш калдыклары җыеп яндырыла торган чүплек урыны чүпләре яндырылып тигезләнде.
Олы Кибәче урта мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлый. Аларга алда торган имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!
Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет оешмалары җитәкчеләре "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм Сабантуй җирендә савыр (туя) агачлары утырттылар.
8 май көнне Төбәк авылында тантаналы шартларда һәйкәл-обелиск ачылышы булды. Тантанада Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н. Гайнетдинова, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты комисары урынбасары А.К. Садыков, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм башка кунаклар катнашты. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы "Үлемесз полк" акциясен оештырды.
6 май көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе булды. Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннарның каберләренә Георгий тасмалары бәйләделәр.