ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына 9 май бәйрәме белән котлап бүләкләр һәм открыткалар тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре өмәгә чыктылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына 102 яшь тулды. Ветеранны бәйрәме белән котларга Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, аппарат җитәкчесе Кәримов М.Р., Саба районы социаль яклау идарәсе начальнигы Гайнетдинова Л.Н. авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Сатыш филиалы директоры Шәймәрдәнов Р.Р килделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г. һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Шакирова Х.Х. ны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

16 апрель көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре һәм урта мәктәп укучылары биләмәне чүп-чардан җыештыру буенча өмәгә чыктылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

5 апрель көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире булып озак еллар эшләгән Рәзимә Газизовага 70 яшь тулды. Шул уңайдан, "Китаплы күңел-үтелгән гомер" дип исемләнгән юбилей кичәсе оештырылды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга җитәкчеләр, балалары, туганнары, элеккеге хезмәттәшләре җыелган иде. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
март, 2022 ел
сишәмбе

Төбәк авылында яшәүче Корбанова Әминә Бәдри кызына 90 яшь тулды. Юбилярны РФ Президенты В.В. Путин, район, республика җитәкчеләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка студент кызлар командасы ия булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

26 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучылар" көненә багышлап, ир-егетләр арасында, җирлекнең Күчмә кубогына мини-футбол ярышы узды. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче егетләре командасы ия булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

19 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлеге кубогына "Әфганчылар көне"нә багышланган, ир-егет командалары арасында волейбол ярышы оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International