30 ноябрь көнне Төбәк авыл клубында Аналар көненә багышланган концерт куелды.
Олы Кибәче авыл клубында Аналар көненә багышланган музыкаль-уенлы чара булды.
Бүген Олы Кибәче авыл җирлеге территориясенең торак пунктларында һәм юл кырыйларында чүп җыелды.
Олы Кибәчедә яңа төзелгән басма кырыендагы елгада агачлар киселде, яр буе чистартылды.
Бүген, 2 ноябрь көнне Төбәк авылында яшәүче Зәйнуллина Минҗиһан Тимергали кызына 95 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән Президент һәм район җитәкчелеге исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин котлады. Минҗиһан апаны бәйрәме белән котларга кызлары, оныклары, оныкчыклары кайткан иде.
Ял көннәрендә Төбәк авылы халкы үз авыларының зиратында өмә оештырдылар. Өмәдә зират биләмәсен корган үләннәрдән һәм агачлардан чистарттылар.
Олы Кибәче авылында урам-юл челтәрен һәм ишегалды юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләр "Авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тәэмин итү өчен авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр" программасы буенча башкарылды.
Олы Кибәче авылында Солнечная урамына суүткәргеч торба сузылды. Эшләр үзара салым акчасы хисабына башкарылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре, "Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Урман утырту көне" акциясендә катнашып төрле җиләк-җимеш агачлары, чыршылар утырттылар.
Олы Кибәчедә Ф.Энгельс һәм Ворошилов урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр өчен күпер төзелеш тәмамланды. Күпер үзара салым акчасы хисабына төзелде.