1 -10 октябрь көннәрендә бөтен республикада Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шушы ункөнлек кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә дә Өлкәннәребез хөрмәтенә чаралар оештырылды, бәйрәм табыннары әзерләнде. Өлкәннәргә азык-төлек пакетлары өләшенде, өйләренә барып җитәкчеләре котлады.
30 сентябрь көнне "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парлар хөрмәтенә тантаналы чара булды. Безнең җирлектән алтын туйларын билгеләп узучы 4 пар: Рафил һәм Рузалия Сафиннар, Шамил һәм Сания Гиниятуллиннар, Раушан һәм Сания Ямалиевлар, Гаптелбәр һәм Фалиянур Нигмәтҗановлар, бриллиант туйларын билгеләп үтүче пар Мөхәммәтгали һәм Миңниса Баһмановлар иде.
22 сентябрьдә Олы Кибәче урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Аны ачуда ТР Дәүләт Советы депутаты М.И. Галиев, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р. Кәримов, Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф. Шакиров һәм Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин катнашты.
18 сентябрьдә Олы Кибәче авыл җирлегендә Татарстан кроссы-2021 бәйгесе оештырылды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Төбәк авылында 2021 елга үзара салым акчасына каралган эшләр төгәлләнде. Биредә һәйкәл төзекләндерелде: ветераннар исемлеге, тематик язулар куелды һәм яңа рәшәткә тотылды. Эшләрне "Саба РСУ" ҖЧҖ башкарды.
11 сентябрьдә Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Көн тәртибендә Олы Кибәче авыл җирлегенең 2016-2021 еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләренә анализ ясалды. Гражданнардан төрле сораулар һәм тәкъдимнәр булды. Сорауларга район башлыгы Р.Н. Миннеханов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин җавап бирде.
Олы Кибәче авыл җирлегенең Кече Кибәче авылында 2021 елга үзара салым акчасына каралган эшләр башкарылды. Авыл уртасындагы елга буенда агачлар киселде һәм чистартылды.
14 августта Олы Кибәче авыл җирлегендә "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны мобилҗ кабул итүе уздырылды. Җирлек гражданнары Дәүләт Думасы депутатларына үзләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.
11 августта Төбәк авылында яшәүче Марданова Корбанбикә Гыйлфан кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Республика һәм район җитәкчеләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш филиалы җитәкчесе Ф.К. Сәүбәнов котладылар, бүләкләр тапшырдылар.