Бу якшәмбедә Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар Сабантуе оештырылды. Мәйданчыкта балалар бик тырышып барлык төр уеннарда да көч сынаштылар: капчык киеп йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар. Уеннарда катнашучыларга һәрберсенә бүләкләр бирелде.
13 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй булды. Бәйрәмдә төрле милли һәм спорт уеннары уйналды. ТР атказанган артисты Вадим Захаров яңгыр явып торуга карамастан халыкны үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән сөендерде. Сабантуйда абсолют батыр булып Төбәк авылы егете Айрат Исмагилов калды.
5 июньдә Олы Кибәче авыл клубында Люция Шәрәфиеваның "Хәтер китабын" тәкъдир итү кичәсе булды.
5 һәм 6 июнь көннәрендә Олы Кибәче авыл җирлеге авылларында яшҗләр һәм бюджет оешмалары эшчеләре Сабантуйга бирнә җыйдылар.
1 июнь көнне Төбәк авылында "Саба" ҖЧҖ базасында "Кыр көне-2021" семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда катнашучылар күләмле имин азык әзерләү, терлекләрне рентабельле ашату ысуллары һәм сөт эшкәртү проблемалары белән таныштылар.
25 май көнне Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсен капиталь төзекләндерүдән соң район комиссиясе кабул итте.
Бу көннәрдә актив рәвештә коронавирска каршы вакцинация бара. Олы Кибәче авыл башкарма комитеты хезмәткәрләре барысы да вакцина ясатты.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия сулыклары" акциясе булып узды. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр авыл эчендәге инеш буен җыештырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлек милкендә булган иске йортлар сүтелә. Бу эштә "Яшен" оешмасы техника белән ярдәм итә.
11 майда Кече Кибәче авылында гомер итүче Союнова Зәйтүнә Сөгыйт кызына 95 яшь тулды. Юбилярны җитәкчеләр исеменнән авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады һәм бүләкләр тапшырды.