ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

8 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм башында ҖЧ "Саба" җәмгыяте Кибәче бригадасының кыр батырларын бүләкләделәр. Быел кыр батыры булып Шәрәфиев Илназ Габделхәй улы танылды. Аңа тәкә бирелде. Аннары капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, кул көрәше, татарча көрәш кебек төрле милли һәм спорт уеннары уйналды. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Мөхәммәтшин Зөлфәт калды. Сабантуйны алып баручы Газинур Фәйзуллин кунакларны күңелле уеннар һәм юмор белән күңел ачтырды. Шулай ук җырчылар Артур Шугаепов, Энҗе Шәймурзина, Зәринә Хәсәншиналарның чыгышлары бәйрәм бизәге булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә зиратларда өмәләр оештырылды. 6 июнь көнне барлык мөселманнар зур изге җәйрәм- Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан авыл зиратлары тәртипкә китерелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авылларында да Сабантуйга бирнә җыелды. Сөлгеләр һәм төрле бүләкләр җыю ул- Сабантуйдан бер билге. Татарча милли киемнәргә киенгән апалар, егетләр, мәдәният хезмәткәрләре гармун белән җырлар җырлап, өйдән-өйгә йөреп бирнә җыйдылар, халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Гармун тавышына кешеләр өйләреннән Сабантуйга дигән бүләкләрен күтәреп чыктылар һәм җыр-биюгә кушылдылар. 8 июнь көнне барыгызны да Сабантуйга көтеп калабыз. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән аларга бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.Тыл ветераны Васильева Мария Николаевна да үз чиратында җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк һәм кече Кибәче авылларында да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов котлады. Сугыш чоры җырлары, җиңү турында шигырьләр, биюләр яңгырады. Шулай ук һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы эчтәлекле һәм тирән мәгънәле номерлар белән чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан һәйкәл-обелискларга чәчәкләр һәм веноклар куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җиңү бәйрәме алдыннан "Ватанны яклаучылар" оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе һәм "Солдатка аш" волонтерлык штабы вәкилләре МХО ветераны Габделхәев Фәрит абыйда кунакта булдылар. Алар аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәч тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендәге зиратларда өмәләр оештырылды. Зиратларның гомумхалык куллана торган урыннары һәм кабер аралары чүп-чардан һәм үләннәрдән чистартылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл клубында җирлекнең үзешчән артистлары Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Хәйрия концерты оештырдылар. Билет сатудан җыелган акчага МХО дәге егетләргә азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар алынды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә юрист Ахунов Р.И. халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International