ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2021 ел
шимбә

5 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, авыл җирлеге кубогына, хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче кызлары командасы ия булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
март, 2021 ел
җомга

"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында уздырылучы чаралар һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан торучы "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең беркетмәсен үтәү максатыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләнде. Бүләк пакетларга иганәче "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы булды. Бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин өләште.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
март, 2021 ел
сишәмбе

80/20 программасы буенча төзелүче йортта эчке төзү һәм матурлау эшләре бара. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсендә капиталь ремонт бара. Түбәсен алыштыру эше төгәлләнеп килә, шуның белән беррәттән эчке ремонт эшләре дә башкарыла.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан авыл җирлеге күчмә кубогына мини-футбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Күчмә кубокка Кече Кибәче-2 командасы лаек булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Әфганчылар көне" һәм "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан авыл җирлеге кубогына волейбол ярышлары булды. Уеннарда 5 команда көч сынашты. Олы Кибәче авылы командасы кубок иясе булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

16 февраль көнне Олы Кибәче авыл клубында сугышчы -интернационалистлар хөрмәтенә концерт куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авылында яшәүче Камалова Сания Гасыйм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады. Бәйрәмгә шулай ук юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

12 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2021", "Татарстан чаңгы юллары-2021" ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 9 февралендә "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасының еллык хисап җыелышы булып узды. Барлык тармак җитәкчеләре дә үз өлкәләренең еллык эшчәнлеге буенча чыгыш ясадылар. Юбилярларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International