Төбәк авылында 400 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелеше дәвам итә.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына планлаштырган эшләр төгәлләнде. Җирлекнең барлык авылларында да Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл-обелисклар төзелде һәм яңартылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә иске, җимерек йортларны сүтү эше бара. Бу көннәрдә барлыгы 3 йорт сүтелде.
10 октябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Кросс 2020" Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге йөгерү ярышларында барлык балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты. Җиңүчеләр авыл җирлеге башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ел саен 1-10 октябрь көннәрендә Өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Шул уңайдан олы Кибәче җирлегендә өлкәннәр өчен чаралар уздыру дәвам итә, пакетлар өләшенә. Безнең җирлектән алтын туйларын билгеләп үтүче 2 пар районда шул уңайдан оештырылган чарада катнашып кайттылар. Шулай ук Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче Каримов Кәниф абыйга күчтәнәчләр белән пакет тапшырылды.
Олы Кибәче авыл җирленең бюджет оешмалары эшчеләре, урта мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар "Урманны саклыйк" акциясендә катнаштылар. Җирлектәге төрле мәйданчыкларга барлыгы 100 төп агач һәм куаклар утыртылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Олы Кибәче авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы булды. Утырышта җирлекнең 7 депутаты катнашты, авыл җирлеге башлыгы, аның урынбасары, Саба муниципаль район Советына вәкил сайланды.
11-13 сентябрь көннәрендә Олы Кибәче авыл җирлегендә Татарстан республикасы Президентын һәм Олы Кибәче авыл җирлеге Советына депутатлар сайлаулары булып узды. Сайлауда 2 участок сайлау комиссиясе эшләде. Халык сайлауларда актив катнашты.
Балалар мәйданчыкларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, мәйданчыкларга агач йомычкасы җәелде.
Олы Кибәче авыл җирлеге иген кырларында һәм ындыр табагында 2020 елның урып-җыю кампаниясе бөтен куәтенә эшли. Комбайнчылар һәм эшчеләр көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр.