21 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Хөтер көненә багышлап "Хәтер шәме" акциясе узды.
13 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия суы" -"Чиста яр буе" акциясе булды. Акциядә җирлектәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре актив катнашты.
6 июнь көнне район комиссиясе тарафыннан КФХ һәм үзләре эшкәртүче пай җирләрен кабул итү булды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзарар салым акчасына су кертү башланды.
9 май көнне "Сезгә,кадерлеләребез" акциясе кысаларында Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт абыйга Бөек Җиңү көне белән котлап бүләкләр тапшырылды.
9 май көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә 65 яштән өлкән ялгыз кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Безнең җирлектә волонтер булып Гайнетдинова Айсинә, Хадиуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Гүзәл эшли.
4 апрельдә Олы Кибәче авыл җирлегендә, санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, биләмәне чистарту буенча өмә уздырылды.
25 март көнне Олы Кибәчедә яшәүче Сафина Суфия Сафа кызына 95 яшь тулды. Ул Олы Кибәче авыл җирлегенең зур хөрмәткә лаек кешесе. Бу истәлекле дата белән аны котларга Саба муниципаль районы аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы М.М. Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, мәктәп директоры Р.Р. Габделхаева, профком рәисе Р.Г. Ильясова, аның укучылары, балалары, оныклары, туганнары килгән иде.
21 март- Бөтендөнья шигърият көне. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл китапханәсендә әлеге теманы яктырткан күргәзмә әзерләнде. Китап укучыларга әлеге көн тарихы хакында мәгълүмат бирелде һәм шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку уздырылды.