ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

15 март көнне Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре, Олы Кибәче авыл клубы мөдире Айсинә Гәйнетдинова җитәкчелегендә, Теләче районы Иске Җөри мәдәният йортында, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерт белән чыгыш ясап кайттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

6 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырылды. Медаль тапшыруда "Татэнергосбыт"АҖ нең Саба филиалы җитәкчесе Р.Х. Галимҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан, ТАССР ның 100 еллыгына багышланган, хатын-кызлар арасында авыл җирлеге кубогына волейбол ярышлары булып узды. Ярышта 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә Кече Кибәче командасы кубокка ия булды, 2 урында -Мәктәп укучылары командасы, 3 урында Олы Кибәче командасы. Ә инде Төбәк кызлары берничә очкога гына калышып, 4 урынны алды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
март, 2020 ел
сишәмбе

29 февраль  көнне  Олы Кибәче авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Якташларыбыз- Советлар Союзы  Геройлары» дигән темага батырлык дәресе уздырылды. Әйе, һәр районның үз батырлары,каһарманнары бар. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Китапханәбездә узган батырлык дәресебездә районыбыз каһарманнары- Советлар Союзы Геройлары: Гали Закиров, Вәли Хазиев,Зәки Хабибуллин,Иван Башкировлар һәм аларның батырлыгы хакында белдек. Әлеге каһарманнар турында китаплардан һәм аларның портретларыннан торган күргәзмә дә куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

22 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә ,ТАССРның 100 еллыгына багышлап, авыл җирлеге кубогына волейбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты һәм кубокка Кече Кибәче командасы ия булды. 2 урын- Олы Кибәче, 3 урын- мәктәп командаларына бирелде. Катнашучылырга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә, традицион рәвештә Ватанны саклаучылар көненә багышлап, авыл җирлеге кубогына мини-футбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урынны- Олы Кибәче, 2 урынны- Кече Кибәче, 3 урынны- Төбәк, 4 урынны- мәктәп командалары яулады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

15 февраль- Герой шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 114 ел. Шул уңайдан Кече Кибәче авыл клубында  (күчмә китап бирү пункты) клуб мөдире белән берлектә шигырь бәйгесе үткәрелде.  М.Җәлилнең тормыш юлына багышлангаан   күргәзмә куелып,  күзәтү ясалды. Балалар викторина сорауларына да җааплар бирделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

7 февраль – ТРсы гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан  Олы Кибәче авыл китапханәсендә, яшүсмерләр белән берлектә,  ТАССР төзелүгә 100 ел һәм ТРсы гербы  кабул ителү көненә багышланган  “Белемлеләр- ТАССР тарихы битләрен барлый” дигән  викторина уздырылды. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшләнде. Викторинада сорауларга иң күп дөрес һәм төгәл җаваплар биреп, Габдрахманов Фәнгиз җиңү яулады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

8 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2020" чарасы узды. Чаңгы ярышында 135 кеше катнашты. Барлык яшь группаларында җиңүчеләр авыл җирлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

28 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсәләләр каралды:

1. Авыл җирлеге башлыгының 2019 елда җирлек буенча эшләнгән эшләргә хисабы.

2. Алдагы елда җыелышта яңгыраган сорауларның үтәлеше, гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре.

3. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А. чыгышы.

4. Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Хуҗин М.М.чыгышы.

5. Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия бүлеге җитәкчесе Якупова Ф.Ш. чыгышы.

6. Саба һәм теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.

7. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. йомгаклау сүзе.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International