Олы Кибәче авыл клубы сәхнәсендә җирле эшмәкәр Фәһим Бикмиев "Моңнар кайтсын авылга" исемле концерт-очрашу оештырды. Чарада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үзенең Саба районыннан чыккан җырчы-шәкертләре белән чыгыш ясады. Шулай ук җирлектәге үзешчәннәр дә үзләренең матур номерлары белән катнаштылар. 3 сәгатьлек тамашаны тамашачы бик җылы кабул итте һәм ул күңелләрдә озак сакланыр.
Олы Кибәче авыл клубында сәхнә ачылышы уңаеннан авыл үзешчәннәре тарафыннан "Җырлап, сөенеп яшик!" дигән концерт куелды. Концертта "Сәрвиназ" фольклор ансамбле чыгышы, җырлар, биюләр үрелеп барды. Тамашаны авыл халкы бик яратып кабул итте.
Олы кибәче авыл җирлегендә язгы ташу чорына әзерлек эшләре башланды. Су басу куркынычы булган җирләр, учреждение биләмәләре кардан чистартыла, кар сулары агу өчен канаулар казыла.
Төбәк сөтчелек комплексында терлекчелек буенча район семинары булып узды. Семинарда район башлыгы Р.Н. Миңнеханов, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Г.Ш. Хәсәншин һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Олы Кибәче балалр бакчасында Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан гаилә бәйрәме оештырылды. Чарада балалар, әтиләр һәм әниләр катнашты.
Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм урта мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Чараларда ир-егетләр төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Хатын-кызлар аларны матур концерт номерлары белән уеннарга рухландырып торды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Әфганчылар көненә багышлап, авыл җирлеге кубогына мини-футбол ярышы булды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка Кибәче-1 командасы ия булды.- Олы Кибәче авыл җирлеге.
7 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсәләләр каралды:
1. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. 2018 елда эшләгән эшләргә отчеты.
2. узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше.
3. УУП Каюмов А.М. чыгышы
4. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
5. ПФР җитәкчесе Якупова Ф.Ш. чыгышы.
6. Татэнергосбыт җитәкчесе чыгышы.
7. Район башлыгының йомгаклау сүзе.
8. Сораулар, төрлеләр.
Авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча беренче лига район чемпионаты төгәлләнде. Кибәче егетләре командасы 3 чне урынны яулады. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар теләп калабыз.- Олы Кибәче авыл җирлеге.
Олы Кибәче авылында арендага торак төзү тәмамаланып килә, бары тик йортны җиһазландыру эшләре генә калды. Төзелешне "ПМК-159" җәмгыяте башкара.- Олы Кибәче авыл җирлеге