Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2025", "Татарстан чаңгы юллары-2025" дип аталган чаңгы ярышы оештырылды. Узышларда Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм җирлектәге башка бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Призлы урын алучыларга авыл җирлеге башлыгының грамоталары тапшырылды.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында 2024 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Һәр тармак буенча үз белгече чыгыш ясады. Шулай ук быелгы юбилярлар тәбрикләнде.
Олы Кибәче авыл җирлеге халкы Махсус хәрби операция зонасына һәрвакыт ярдәм оештырып тора. Бу көннәрдә 13 маскировка челтәре үреп җибәрделәр. Шулай ук йон оекбашлар бәйләү эше бара. Кибет коридорына махсус тартма куеп шунда даими азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар җыелып, районга штабка илтеп тапшырыла.
25 январьда, студентлар көнендә, Олы Кибәче урта мәктәбендә активистларның "Беренчеләр хәрәкәте" студентлар белән очрашу кичәсе уздырды. Алар чыгарылыш класс укучыларына үзләренең студент тормышы, кызыклы хәлләр, имтиханнарны ничек җиңел бирергә мөмкинлек очраклары турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
28 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәгражданнар җыелышы булды Җыелышта авыл җирлегенең һәм җирлектәге башка оешмаларның еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Шулай ук участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. җинаятьләр, мошенниклык очраклары һәм башка хокук бозулар турында сөйләде. ТР Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. янгын очраклары, аларны булдырмый калу һәм саклану чаралары белән таныштырды.
"Россия балалар Кыш бабае" акциясе кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары Олы Кибәче фельдшер-акушерлык пунктында булдылар һәм фельдшер Дәүлиева Рәмзия Мөхәммәтфазыл кызын Яңа ел белән котладылар.
Авыруларны дәвалау, кайгыларны уртаклашу һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итү - бу җиңел түгел һәм мөһим эш, ул ихтирамга лаек. Беренчеләр Рәмзия Мөхәммәтфазыл кызына туган авылы хакына, авыр хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Яңа ел открыткасы бүләк иттеләр һәм нык сәламәтлек, рәхмәтле пациентлар һәм озын гомер теләделәр
Барлык авыл клубларында балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре булып узды.
Олы Кибәче авыл клубында Татарстан Диния нәзәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт белән очрашу булды. Әлеге очрашуны авылдашыбыз, эшмәкәр Рифкат Шәфыйков оештырды. Ике сәгатьлек вәгазь бер сулышта узып китте. Җәлил хәзрәт бүгенге көндә актуаль һәм кызыклы темаларга вәгазь сөйләде. Очрашу мәчеттә өйлә намазы уку белән тәмамланды.
Кече Кибәче авыл клубында шулай ук Яңа елга багышлап кичә уздырылды. Төрле кызыклы уеннар уйналды, әйлән-бәйлән җырланды. Бу бәйрәмнең күңелле мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.
Төбәк авыл клубында Яңа ел кичәсе билгеләп үтелде. Монда авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә, волонтерларга күчтәнәч пакетлар тапшырды.