Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре бара.
Яңа ел - якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрнең үтәлеше белән әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме. 30 декабрьдә барлык авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Яңа ел бал-маскарады узды. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм атмосферасына көйләнергә ярдәм итте. Барысы да үткәргән вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән, барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.
Район күләмендә 6-8 сыйныф егетләре командасы арасында үткәрелүче мини-футбол ярышында Тимершык урта мәктәбе укучылары 2 урынга лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз!
Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында стена газеталары чыгарылды, кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде. Бакча, мәктәпләрдә яңа ел маскарадлары гөрләп узды. Балаларга һәм укучыларга күчтәнәчләр таратылды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла
Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Шәмнәр белән чатырны җылытырга, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Тимершык авылы халкы хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясадылар һәм махсус хәрби операция зонасында булганнарга гуманитар ярдәм җыеп җибәрделәр. Кызыл-Мишә һәм Миңгәр авылларында яшәүчеләр хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр.
12 декабрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасының “Туган җирем - дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” исемле концерты булып узды. Балалар бакчасына йөрүче һәр бала сәхнәгә чыкты. Балалар белән бергә ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре үз чыгышлары белән чыктылар. Барлык концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт.
Тимершык авылындагы төбәк юлындагы күпер җыелган кардан чистартылды. Эшне "БАЗА ПРОЕКТЫ"ҖЧҖ башкарды.
7 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларның өйләрендә булдылар, шулай ук инвалид булган кешеләргә кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Якты киләчәккә өметләрен югалтмасын өчен, мөмкинлекләре чикле кешеләргә килергә кирәк, шулай ук һәркемгә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгырту һәм ярдәм итү, аларга тиң мөнәсәбәтләр булдыру кирәклеге турында искәртү мөһим.