ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2026 ел
җомга

Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты администрациясе бинасында косметик ремонт эшләре башкарылды: пандус терәкләре, флагштоклар һәм бина янындагы колонналар буялды. Эшләр оешма хезмәткәрләре көче белән башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районында 2026 елгы сезонның хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында (Байлар Сабасы зонасы) һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча чемпионат тәмамланды.

Тимершык авыл җирлегенең хатын-кызлар командасы 2026 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионатында 2 урынны яулады. Авыл спортчыларының мондый ярышларда актив катнашуы "Россия спорты" милли проектының уңышлы тормышка ашырылуын чагылдыра, аның төп бурычларыннан берсе төрле яшьтәге гражданнарны даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2026 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегенә кергән Сабай авылының Ленин урамына узара салым республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне «Ибраһимов Р. Р.»шәхси предприятиесе башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2026 елның 4 нче сентябрь  көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Тимершык авылы җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муницпаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук сайлау органнары вәкилләре, бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Почта инфраструктурасына ярдәм итү дәүләт программасы кысаларында «Россия Почтасы»ның яңа модульле бүлекчәләре төзелә башлады. Бу инициатива челтәрне модернизацияләү буенча масштаблы республика программасының бер өлеше булып тора, бигрәк тә авыл җирендә. Хәзерге вакытта Тимершык авылында почта бүлекчәсе төзелә башлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2026 ел
сишәмбе

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  үз территорияләрендә чәчәкләр үстереп, тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 август  көнне Миңгәр авылында  җиденче ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы истәлегенә оештырылган интеллектуаль икебәйге буенча Саба муниципаль районы турниры төгәлләнде.  Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм барлык катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Традиция әйләнгән  бу бәйрәм быел да  гөрләп үтте. Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре - Тимершык егетләре.

Бу ярыш авылдашларыбыз   үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә безнең арадан киткән Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә.

1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Безнең авыл егетләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен юллыйбыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2026 ел
дүшәмбе

7 нче август көнне районга  «КОМОС ГРУПП»  агрохолдингының  XVI  хезмәт  коллективлары спортакиадасының җәйге этабы булып узды.  Ачылыш тантанасына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Соңнан Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов белән берлектә районда урып җыю, терлекчелек, атчылык тармаклары эшчәнлеге белән таныштылар. Тимершык авыл җирлеге буенча  ООО “Көек” ҖЧҖ  һәм “Саба” ҖЧҖ оешмасының Тимершык бригадасында ат үрчетү тармагы белән танышып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2026 ел
чәршәмбе

Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү эшләре алып барыла. Торак пункт эчендә полиэтилен торбалар салынган, коелар, янгынга каршы гидрантлар урнаштырылган. Эшне "Грандстрой" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International