Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән, барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.
Район күләмендә 6-8 сыйныф егетләре командасы арасында үткәрелүче мини-футбол ярышында Тимершык урта мәктәбе укучылары 2 урынга лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз!
Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында стена газеталары чыгарылды, кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде. Бакча, мәктәпләрдә яңа ел маскарадлары гөрләп узды. Балаларга һәм укучыларга күчтәнәчләр таратылды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла
Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Шәмнәр белән чатырны җылытырга, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Тимершык авылы халкы хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясадылар һәм махсус хәрби операция зонасында булганнарга гуманитар ярдәм җыеп җибәрделәр. Кызыл-Мишә һәм Миңгәр авылларында яшәүчеләр хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр.
12 декабрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасының “Туган җирем - дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” исемле концерты булып узды. Балалар бакчасына йөрүче һәр бала сәхнәгә чыкты. Балалар белән бергә ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре үз чыгышлары белән чыктылар. Барлык концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт.
Тимершык авылындагы төбәк юлындагы күпер җыелган кардан чистартылды. Эшне "БАЗА ПРОЕКТЫ"ҖЧҖ башкарды.
7 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларның өйләрендә булдылар, шулай ук инвалид булган кешеләргә кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Якты киләчәккә өметләрен югалтмасын өчен, мөмкинлекләре чикле кешеләргә килергә кирәк, шулай ук һәркемгә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгырту һәм ярдәм итү, аларга тиң мөнәсәбәтләр булдыру кирәклеге турында искәртү мөһим.
8 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Керәнне авыл клубы белән берлектә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Игелек дөньяны коткара" уеннар һәм конкурслар, концерт номерлары, призлар һәм кызыклы театральләштерелгән программалы бәйрәм оештырдылар. Күңелле бәйрәмгә балалар янына клоуннар Кнопка һәм Ириска, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Бер сулышта үткән, яхшы әзерләнгән бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барысы актив катнашкан өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды.
Көек авылы клубында борынгы көнкүреш почмагы мини - музей булдырылган. Көек авыл клубы мөдире Фәйзетдинов Рөстәм Мансур улында, хатыны белән берлектә, борынгы әйберләр музеен булдыру фикере туа һәм алар музей өчен борынгы көнкүреш әйберләрен җыюны игълан итәләр.
Бу әйберләргә карап, сез үткән гасыр кешеләренең ничек яшәгәнен яхшырак аңлыйсыз. Музей даими рәвештә тулыланып тора.