ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Билгеле булганча, 1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә районда 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләр белән тантаналы чара үткәрелә. Быел чара 2 октябрьдә "Ильвина" ресторанында узды. Үткән чарада безнең җирлектән Галиәкбар һәм Әнисә Сафиннар гаиләсе, шулай ук иң яшь Ришат һәм Гөлзилә Нигъмәтҗановлар гаиләсе катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Тимершык авыл җирлегенең хезмәткәрләре Тимершык авыл җирлегенең үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга  акчалы  конвертлар өләштеләр һәм бәйрәм белән котладылар. Шулай ук өлкәннәргә Саба районының "Забота" Хәйрия Фонды аша көнкүреш химиясе бүлеп бирелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 сентябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сөмбеләне кем белә?” дигән көзге бәйрәм үткәрде. Сөмбелә - уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтәләр. Элек-электән уңыш җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч кешеләр бу бәйрәмне оештырган. Бәйрәмнең хуҗасы сары чәчле, эшкә уңган   Сөмбелә исемле кыз булган. Җырлар, шигырьләр, табышмаклар - барысы да бәйрәмдә яңгырады. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. “Сөмбелә” көз бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.

Халык актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24 сентябрь  көнне Миңгәр авылында яшәүче Маннанова Нурбәгыйдә Гыйлемша кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  ҖЧ “Булгар” Җәмгыяте исеменнән Ахунжанов Р.Г., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эреүе күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында Республика программасы буенча үзәкләштерелгән су агызу системасы төзелә. Эшнең заказчигы булып «Заманча энергияне саклаучы технологияләр һәм инженер коммуникацияләре» ДБУ оешмасы тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Акыллы әкиятләр тартмасы» уен программасы узды. Әкиятне яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Балачактан ук әкияткә юлны безгә китап ача. Бу искиткеч тылсым дөньясы, аны һәр бала ярата. Әкиятләр безне яхшылыкны яманлыктан  аерырга өйрәтә.Чара башында китапханәче балаларга яраткан әкиятләрен әйтергә кушты, аннары балаларга кызыклы әкият сәяхәтенә барырга тәкъдим итте. Чарада балалар  актив катнаштылар, анда катнашучыларга  әкият персонажларын  искә төшерергә, тизлек, җитезлек һәм тапкырлык күрсәтергә тәкъдим ителде. Уен программасында катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр һәм эмоцияләр алды!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Республиканың  авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы буенча Тимершык авылында Ленин һәм Камаров урамнарының юлларына вак таш һәм асфальт белән ремонт ясалды. Эшне сыйфатлы итеп Рамазан ҖЧҖ  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International