ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Кызыл-Мишә авылында жәяүлеләр йөрү өчен урнаштырылган күпер төзекләндерелде. Эшне Саба ПМК "Мелиорация" ҖЧҖ оешмасы башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә үзарасалым программасы буенча каты өслекле юллар салу эше дәвам итә. Рамазан ҖЧҖ Тимершык авылы Пионер тыкрыгында юл салу эшләрен сыйфатлы итеп  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Җәй - табигатьнең иң матур вакыты. Бу җылы көннәр, якты кояш, әйләнә-тирәдәге яшеллек, матур чәчәкләр, кошлар сайравы  һәм чәчкәләргә кунып аллы – гөлле күбәләкләр очуын ничек кенә яратсак та, ул кайчандыр тәмамлана һәм елның бу матур фасылына  алмашка көз килә. Яңа уку елы башлана, балаларыбызны яңа белемнәр көтә. 31 август көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Көек авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, җәй белән хушлашу өчен Мишә елгасы янындагы болынга балалар белән "Сау бул, җәй!" дигән чарага  җыелды. Чара башында китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды, җәй турында шигырьләр укыды, балалар табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар җәйне ничек үткәргәннәрен сөйләделәр, күңелле уеннарда һәм конкурсларда  катнаштылар. Соңыннан  барсы  бергә самовардан чәй эчтеләр.Утта пешкән бәрәңге аеруча тәмле һәм хуш исле иде. Чара күңелле, дустанә атмосферада узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык авылында бердәмлеге, җыр-моңга осталыгы, хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан Хантимер бабай нәселе турында күбегез ишетеп белә. Чөнки алар май аенда Г.Камал исемендәге театрда үткәрелгән “Тарихта без эзлебез” дип аталган республика күләмендә, 5нче мәртәбә үткәрелүче бәйгедә, җиңү яулаган иде. Җиңү шатлыгы аларны тагын да күләмле эшләргә рухландырган. Хантимер бабайның төп нигезе каршындагы чишмәне яңадан казып чыгарып, тирә-юнен тәртипләп, чистартып, матурлап куйганнар. Чишмәне төзекләндерүгә иң зур өлеш керткән Миннерасыйх Алтынбаев белән Илнур Нәҗипов чишмә ачылышы тантанасына килүчеләрне судан авыз иттерделәр. Тимершык мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” фольклор коллективы милли киемнәрдән, чиләк-көянтәләр белән су алырга килеп, үзләре яшь вакытта уйнап үскән “Наза”, “Бишле”, “Түгәрәк” уеннарын уйнатып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Катнашучылар арасында бу чишмә белән бәйле истәлекләрен яңартучылар байтак булды ул көнне. Чөнки Ак Чишмә урамы озын, анда туып-үсеп, хәзер төрле якларга таралсалар да, туган авылын, шушы чишмәне, урамдашларын күрергә дип җыелышты алар чишмә янына. Бәйрәмне алып баручы Альбина Хантимирова  беркемне дә читтә калдырмады, барысы да үз фикерләрен җиткерде, рәхәтләнеп җырлады, биеде, аралашты. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Хантимернекеләр гел шулай бердәм булсын, ә чишмә үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы күпер ролен үтәп, гел агып торсын дигән теләктә калабыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
август, 2023 ел
сишәмбе

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Кызыл- Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз! » дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт. Бу бәйрәм безне бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Чара барышында балалар төсләнең барлыкка килү һәм раслау тарихы белән танышып кына калмадылар, ә Ватаныбыз символлары турындагы викторина сорауларына да актив җавап бирделәр. Дәүләт символикасы Россия тарихының бер өлеше генә түгел, ә мәдәнияте дә булып тора. Мәдәни традицияләрнең кабатланмаслыгын һәм байлыгын аңлау, үз илебез өчен горурлык һәрберебезнең шәхесен формалаштыруда зур роль уйный. Дәүләт символлары тарихы һәр гражданга билгеле булырга тиеш, һәм Дәүләт флагы бәйрәме Россиядә яшәүче барлык кешеләрнең бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирә.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Яңа журналлар белән дөньяны танып бел» - 14 августта Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә узган чираттагы шәхси мәгълүмат бирү темасы шулай дип аталды. Китапханәче яшь укучыларны китапханә тарафыннан икенче яртыеллыкта язылган яңа журналлар белән таныштырды. Балаларның аерым игътибарын «Салават купере», «Сабантуй», «Принцессалар дөньясы», «Керпе» журналлары җәлеп итте. Барлык вакытлы басмалар да якты, төсле һәм танып белүчән.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
август, 2023 ел
дүшәмбе

12 август көнне кич Тимершык авылында Сабантуй мәйданында бик матур бәйрәм-концерт уздырылды.

Авыл халкын гына түгел, район халкын да ял итттереп, күңелен ачып, үтеп китте бу зур концерт.

Татарстанда танылган моңлы җырчылар матур җырларын бүләк итте. Авылдашыбыз - җырчы, алып баручы һәм көрәшче егетебез  Ленур Биктимеров һәм аның иҗатташ дусларына шундый бәйрәм оештыруы өчен зур рәхмәт һәм уңышлар телибез!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2023 ел
сишәмбе

5 август көнне Миңгәр авылында  бишенче ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы һәм Миннахметов Ирек Җәүдәт улы истәлегенә шахмат, шашка буенча турнир оештырылды.  Турнирда алты районнан килгән спортсменнар көч сынашты: Әтнә, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач, Мамадыш. Турнир азагында җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җәй-иҗат, фантазияләрне  активлаштыру вакыты. 2 августта Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә " Ах, җәй!" дигән исем астында танып белү бәйгесе үткәрелде. Башта балалар китапханәче белән  бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларын күңелле һәм бердәм чиштеләр. Аннары  асфальтта рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Алар үз рәсемнәрендә җәйге матурлыкны тасвирладылар. Һәрбер рәсем үзенчә кызыклы иде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  Җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International