ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылы Березовая урамына, ЩПС Республика программасы нигезендә, каты өслекле юл җәю һәм су агу өчен күпер ролен башкаручы торба салынды. Хәзерге вакытта торбаларның терәк конструкцияләрен урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Эшне “МДСУ -1” Балтач ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Гражданнарның үзара салым программасы буенча зират территориясен Сабай торак пунктында агачлардан һәм куаклардан чистарту үткәрелде. Бу программага читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешләрен кертә. Бу эшне киләсе елларда да дәвам итәчәкбез.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2023 ел
җомга

Балыкчы көне-балыкчыларның һөнәри бәйрәме, аны җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атарга була. Балыкчылар көне кысаларында, 11 июльдә Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән балык тоту оештырдылар. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете елмаймады. Шулай да балалар канәгать калды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Урам яктырту тормышны уңайлырак итә һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын арттыра. Электр энергиясен куллану буенча иң нәтиҗәлеләре – заманча светодиодлы лампалар. Мондый яктылык чыганакларын куллану энергия куллануны һәм эксплуатация чыгымнарын киметү хисабына электр энергиясе өчен түләү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

   Тимершык, Сабай торак пунктларында авыл урамнарын кичке яктырту өчен 25 данә светодиодлы лампа урнаштырылган. Торак территориясендә 203 светодиодлы яктырткыч бар. Соңгы 3 елда Республика программасына ярашлы рәвештә, болар барысы да яңа лампаларга алыштырылды, бу бюджетны шактый экономияләргә мөмкинлек бирде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

Соңгы  ике елда Тимершык, Көек торак пунктларында су системасын яңарту, яңа барлыкка килгән урамнарга яңа су торбалары сузу, пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен гидрантлар урнаштыру, су саклагыч мәйданнарын койма белән әйләндереп алу эшләре алып барылды. Бу күләмле эшләрне Республика программасы кысаларында АҖ “Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП” оешмасы башкарып чыкты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары Тимершык авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу аның үсеш чоры дәвамында сезонга берничә тапкыр даими узачак.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Гаилә-ул йорт. Гаилә-мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья.  Бу  диварлар артында тынычлык һәм мәхәббәт кенә хакимлек итә ала. Гаилә безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме, иң кирәклесе. Балаларда гаиләгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре 8 июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада китапханәче, балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2023 ел
җомга

Тимершык авыл җирлегендә әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Кызыл-Мишә авылында халык ярдәме белән зират җыештырыла. Гражданнарның үзара салым акчалары хисабына зират территориясен әйләндереп алу эше башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП” Акционер Җәмгыяте тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә  кергән Көек һәм Тимершык авылларында су саклау зонасының территориясенә койма тоту эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International