ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында чокыр ремонты үткәрелде.

Эшне "Татавтодор" АҖ Саба филиалы башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.

Халык актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
май, 2023 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Тимершык» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 май - тынычлык, үзара татулык, илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен халык бәйрәме. Бу ай табигатьнең яшәрүен, яз белән бергэ жылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата. Халыкның йола- бәйрәмнәре -яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак, чөнки ул халыкның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга җиткерә. Халкыбызның милли йолаларын балаларга тапшыру максатыннан,1 май көнне Тимершык авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Тимершык авылының Комарова, Ак чишмә урамнарында “Йомырка җыю” бәйрәме оештырдылар. Әлеге бәйрәмнәр авылны  берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Җиңунең 78 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 15 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм Татарстан Республикасы пенсия һәм социаль иминият фондының Саба районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Мөгтәсимов Марат Мәҗит улы катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу чара алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2023 ел
җомга

Көек авылы мәчетендә ремонт эшләре бара. Бу изге гамәл эшмәкәр иганәче Хурамшин Фанис һәм авыл халкы булышлыгы белән башкарыла

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12 апрельдә Сабай авылында яшәүче хатын-кызлар мәчет бинасын һәм аның тирәсендәге территорияне җыештырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12 апрель көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде.  Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр.  Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International