12 апрель көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Тимершык авылында мәчетне төзекләндерү һәм буяу эшләре алып барылды
7 апрельдә Балтач шәһәр җирлегендә «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестиваленең зона этабы узды. Анда республиканың җиде районыннан күп буынлы гаиләләр җыелды. Фестиваль программасы ике блоктан тора: милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе, шулай ук гаиләнең визит карточкасы, анда шәҗәрә презентациясе белән якты концерт номеры бар. Моннан тыш, катнашучылар гаилә шәҗәрә агачы әзерләгәннәр. Саба районын Тимершык авылыннан Хантимеровлар гаиләсе тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Хантимеровлар гаиләсе мактаулы беренче урынны яулый.
2 апрель көнне Тимершык авыл җирлегенең Тимершык авылында “Шифа” исемле даруханә пункты ачылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Тимершык авылындагы КФҮ бинасында ремонт эшләре булып узды. Ремонт эшләрен “Ак Таш”ҖЧҖ башкарды.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып уңышлы чыгыш ясап килә.
Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкарды.
31 март көнне Мингәр авылында яшәүче Вагизова Бибишәмсүнә Вагыйз кызы 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н.,Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., ООО “Булгар” җәмгыяте исеменнән Аскаров И.Н., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.