ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрь көнне «САБА-АРЕНА» МБУ базасында район яшьләренә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән «PROFФЕСТ» һөнәрләр фестивале проектын тормышка ашыру булды, анда 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге Тимершык авыл җирлеге яшьләре актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 йорт төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авылы мәдәният йортында Тимершык авыл җирлегенә кергән бюджет оешмалары  белән берлектә гражданнар обороносы буенча укулар булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 28 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Самига Сәүбәнованың әсәре буенча "Күңелем сине эзли " музыкаль драмасы булып узды, аны Тимершык, Кызыл-Мишә мәдәният йортлары, Көек авылы клубы хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

 “Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә кергән су башняларын саклау территорияләренең коймалары ремонтланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Мингәр торак пунктында җирле әһәмияткә ия юлда ясалма тигезсезлекләр һәм кисәтү билгеләре кую буенча эш төгәлләнде. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

6 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына  һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча  ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып беренче урын яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International