Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 28 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Самига Сәүбәнованың әсәре буенча "Күңелем сине эзли " музыкаль драмасы булып узды, аны Тимершык, Кызыл-Мишә мәдәният йортлары, Көек авылы клубы хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.
Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре башланды.
“Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә кергән су башняларын саклау территорияләренең коймалары ремонтланды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.
Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Мингәр торак пунктында җирле әһәмияткә ия юлда ясалма тигезсезлекләр һәм кисәтү билгеләре кую буенча эш төгәлләнде. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
6 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып беренче урын яулады.
6 ноябрьдә Сабай авыл клубы Мингәр авыл китапханәсе белән берлектә "Мин Татарстан гражданины" дигән танып белү сәгате уздырды. Чара башында балалар Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү тарихы турында белделәр. Викторина вакытында балалар истәлекле даталарны искә төшерделәр, илебез территориясендә яшәүче халыкларны санап чыктылар, ТР Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Чара барышында балалар Татарстан Республикасы Конституциясенә нинди хокуклар гарантия бирәчәге турында мәгълүмат алдылар.
4 ноябрьдә без бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Бәйрәм кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле илебез гражданнарына зур җиңү яулаган халыкны берләштерү әһәмиятен искә төшерергә дә өнди. Без онытмаска һәм аңларга тиеш, бергә генә без авырлыкларны җиңә алабыз. 4 ноябрьдә Тимершык авыл җирлегенең мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тиматик кичәләр уздырдылар.
2 ноябрьдә Тимершык авыл мәдәният йорты, китапханә һәм «Мизгел» фольклор коллективы Биктимеровларда «Каз өмәсе» йоласын оештырды. "Каз өмәсе" - борынгы бәйрәм. Көз ахырында авыл халкы каз ите һәм мамык эшкәртә. Традиция буенча, бу көнне каз ите һәм кәләшләр бирнәгә барачак мендәрләргә мамык әзерлиләр. Бәйрәм вакытында бер берсе белән аралашалар һәм җырлар җырлыйлар. "Каз өмәсе" халыкның бердәмлеген һәм үзара табышын күрсәтә, ул кешеләрне берләштерә. Бу бәйрәм каз йолкуда һәм ит эшкәртүдә генә түгел, ә йорт хуҗалыгы эшләре традицияләр мәктәбе.