ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

 7 сентябрь көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре  "Дөньядагы бар нәрсәне кем белә?" дигән исем астында интеллектуаль уен үткәрделәр. Балалар белем запасын күрсәтә белүләреннән, зирәк булуларыннан һәм авыр сүзләрне ачыклый белүләреннән  үзләренә бик күп уңай тәэсир алдылар. Уен балаларның ялын бизәде, акыл сәләтен үстерергә, хәтерне яхшыртырга, игътибарлырак һәм акыллы булырга ярдәм итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. Җәйге чорда җирлектә яшәп килүче шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендә ярыша-ярыша чәчәкләр үстереп үз тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, ул 2004 елның сентябрь аендагы фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта Белем көне  кайгы көненә әверелде. Бу вакыйгага Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «маскаларсыз Терроризм» мәгълүмат сәгате багышланды. Оештыручылар балаларга Бесландагы  терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террорчылык актлары турында сөйләде . Әңгәмә барышында тоткын булсаң үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды . Терроризмны җиңү авыр, ләкин терроризм чорында яшәргә өйрәнү кирәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Халыкка  26 ел  хезмәт  итү дәверендә  мәчеттә  күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерү    эшләре  башкарылып тора. Төзекләндерү эше тулысынча авыл  халкы ярдәме белән  башкарыла. Төзекләндерүгә  үз өлешен кертүчеләр  шөкер күп булды. Исемли башласаң кемнәрдер онытылып калыр кебек. Барсына да җомга, гает намазларында исемләп  рәхмәт  җиткерә  Кызыл-Мишә авылы  мулласы Дамир  хәзрәт. Шушы көннәрдә мәчеттә  җылылык  челтәре алыштырылды. Бу  хезмәтне  башкаруда  авылыбыз  егетләре үз  өлешләрен керттеләр. Ә җылылык  системасын  янартуда  бик зур өлешен кертучеләрне  исемләми калу  мөмкин түгел:  Шагипов  Рияз  Хәмит  улына, Хафизов Денис Наис  улына, Гатиятуллин  Ризат Шархемулла  улына,  Аллахы  Раббыбыз  разый булсын- диде  Кызыл-Мишә авылы  мулласы  Мөхәмәтҗанов Дамир.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кзыл-Мишә авылында авыл халкы булышлыгы белән зират коймасы төзекләндерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә Саба районыында үз халкы өчендә, читтән килгән кунаклар өчендә күреп, сокланып китәр урыннарыбыз бик күп. Тарихи урыннар белән бер рәттән яңа социаль, сәнәгать үзәкләре булдырылып кына тора. Районның туристлар өчен булдырылган махсус маршруты да бар һәм ул эшли. Шушы маршрутка безнең җирлектән объектлар кергән. Миңгәр авылында СССРның Халык артисты, куп төрле дәүләт премияләре лауреаты, театр артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров музее урнашкан. Аның белән танышырга Рәсәй төбәкләреннән дә киләләр. Икенче кунаклар үз итә торган урын Миңгәрдәге Манара Тауэр, халык телендә Казандагы Сөембикә манарасының аналогы дибез. Ул бүгенгесе көндә шәһәр читендәге кунак комплексы ролен уйный. Моны күреп, ял итеп китәргә Россиянең күп төбәкләреннән кайталар. Монда табигать искитмәле, урман-полосалар хәм 20 якын ясалма күлләр булдырылган. Алар аша җәяүлеләр хәм велосипедта йөрүчеләр өчен тротуарлар эшләнгән. Бу матурлыкны булдырганы өчен Мингәр авылында туып үскән җитәкче, иганәче Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улына зур рәхмәт. Миңгәрдә шулар белән бер рәттән җитештерү тармаклары да үсеп килә. Бу эшчәнлекләрнең барсыда авыллар үссен өчен эшләнә. Халыкка эш урыннары булдырыла, туристлар хисабына район икътисады яхшыра, җирлеккә салымнар нигезендә өстәмә табыш керә.

Җирлек тулысы белән Мишә елгасы буенда урнашкан. Территория аша 25 төзекләндерелгән чишмә ага. Иң данлыклысы Тимершык авылында “Изгеләр чишмәсе”. Гөмумән туристларны җәлеп итәрлек урыннар җирлек буенча күп.  (Тимершәех каберлеге, Төпсез кое, Асылмалы басма, Авыл музейлары, Мәчетләр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә обелисклар, Көек авылында эшмәкәрләр династиясе Хурамшиннар).                                                                

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Россия әләме көне-ул рәсәй халкының барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм безнең өчен бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан, 20 август көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак, зәңгәр, кызыл» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Балаларга әләмнең килеп чыгу тарихы, төрле төстәге әләмнең әһәмияте турында сөйләнде. Аннан соң балалар төрле төстәге карандашлар белән Россия әләмен ясадылар.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авылы Березовая урамында икегә аерып торучы елгага күпер ролен үтәүче торба салынды һәм су агу канаулары чистартылды. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2022 ел
җомга

11 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе Көек авыл клубы мөдире белән берлектә балалар өчен «Әйе, әйе, без!» дип исемләнгән  чара үткәрделәр. Уен калейдоскобында  алар татар халкының акыллы мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Программада  көлдергечләр, ребуслар һәм кроссвордлар, математик табышмаклар конкурслары планлаштырылган иде. Аннан соң балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авылы авылы  Комсомол, Кирова, Пушкина, Березовая урамнарында  үзара салым программасы нигезендә юл ремонты бара. Эшне "Рамазан"  ҖЧҖ  башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International