ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.

Халык актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Кызыл-Мишә  мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре    «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән  «Сөмбеләне кем белә?»  дигән уңыш бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмне электән уңышлар җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч үткәргәннәр. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз иде. Бәйрәмдә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, табышмаклар әйтелде, балалар чын күңелдән дәртле татар җырларына  биеделәр. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. «Сөмбелә»  бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен экспромтлар үткәрделәр. Театр экспромт -күңел ачу һәм кешеләрне якынайту өчен иң универсаль чараларының берсе. Балалар рәхәтләнеп «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерделәр . Алар үз персонажларын бик оста итеп башкардылар. Чара бик күңелле  үтте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

    Көек авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына яңа чишмә төзелеше башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Хәзерге вакытта Тимершык һәм Мингәр авыллары арасында тарихи кабер бар. Тимершык авылындагы бу кабер гомер буе "Тимершаех кабере"дип атала. Шушы көннәрдә кабер тирәсендәге коймаларны буяу буенча эш башкарылды һәм ташның язмасы яңартылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 7 сентябрь көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре  "Дөньядагы бар нәрсәне кем белә?" дигән исем астында интеллектуаль уен үткәрделәр. Балалар белем запасын күрсәтә белүләреннән, зирәк булуларыннан һәм авыр сүзләрне ачыклый белүләреннән  үзләренә бик күп уңай тәэсир алдылар. Уен балаларның ялын бизәде, акыл сәләтен үстерергә, хәтерне яхшыртырга, игътибарлырак һәм акыллы булырга ярдәм итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. Җәйге чорда җирлектә яшәп килүче шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендә ярыша-ярыша чәчәкләр үстереп үз тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, ул 2004 елның сентябрь аендагы фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта Белем көне  кайгы көненә әверелде. Бу вакыйгага Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «маскаларсыз Терроризм» мәгълүмат сәгате багышланды. Оештыручылар балаларга Бесландагы  терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террорчылык актлары турында сөйләде . Әңгәмә барышында тоткын булсаң үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды . Терроризмны җиңү авыр, ләкин терроризм чорында яшәргә өйрәнү кирәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International