23 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Сабай авылы якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.
Тимершык авыл эченнән үтүче региональ әхәмияткә ия булган юлдагы ясалма тигезсезлекләрне яңарттылар. Эшне "Татавтодор" АҖ Саба филиалы башкарды.
17 июль көнне Сабай авыл клубында Сабай авылы имам-хатыйбы Галиәкбәров Фәрхулла белән очрашу булды. Ул дога укыды, балалар да үзләренең белгән догаларын сөйләделәр. Очрашу бик кызыклы булды, бер үк вакытта мәчеткә дә бардылар. Ул балаларга үзенең яхшы теләкләрен әйтеп саубуллашты.
Кызыл-Мишә мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «обьективта - гаилә»дип исемләнгән фотографияләр конкурсы булып узды. Бәйгегә гаилә бәйрәмдә, ялда, табигатьтә яки өй шартларында сурәтләнгән фоторәсемнәр кабул ителде. Иң мөһиме-фото уңай, кызыклы булсын!
11 июль көнне Тимершык авылында “Хаҗи” чишмәсе янында корбан ашы үткәрү фикерен Тимершык авылында яшәүче Мубаракшин Фәрит башлап җибәрде. Ашны үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләребез Ибрагимов Эльмир, Биктимеров Ленур, барлык оештыру эшендә катнашкан ир-игетләребезгә, хатын-кызларыбызга бик зур рәхмәт.
Тимершык авыл җирлегенең Сабай авылында, үзара салым программасы нигезендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск төзелә.
Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла, иске йортлар сүтелә.
Тимершык авыл җирлегенең Көек авылында су белән тәэмин итү системасы өчен яңа резервуар куела.
Көек авыл клубында балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. 5 июль көнне балалар «Туп – безнең дус» дип исемләнгән чарада актив катнаштылар.
Шәһәрдән кайткан балалар белән Сабай авылы клубында төрле чаралар утеп тора. 28 июнь көнне балалар белән “Ут дус та, дошман да” дигән әңгәмә үткәрелде.