ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2021 ел
җомга

1 декабрь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында, “Изгелек җаныгызны җылытсын” дип исемләнгән инвалидлар өендә очрашу оештырдылар. Билгеле булганча, мондый кешеләрнең бер проблемасы - аралашу җитмәү, аларга мораль ярдәм, игътибар, җылы сүз кирәк. Саубуллашканда мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларның гаиләләренә сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

27 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  Аналар көненә  багышланган «Һәрвакыт булсын әни!» дигән бәйрәм концерты булып үтте. Тамашачылар концерт башында ук күңелле бәйрәм кәефе алдылар. Озын гомер, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләп, барлык әниләрне бәйрәм белән китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире котлады . Бер-берсен алыштырып, сәхнәгә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыкты. Сәхнәдәге иң дулкынландыргыч артистлар, әлбәттә,  балалар булды. Залда утыручы барлык әниләр өчен күңелле җырлар, шаян биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Бәйрәм дәвамында залда җылылык һәм уңайлылык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

24 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар арасында «Тамчы шоу»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен берничә этапта узды. Беренче турда әдәбият өлкәсендә теоретик мәсьәләләр каралды. Икенче турда укучылар милли гореф-гадәтләр: милли костюм элементлары, аш-су, фольклор буенча көч сынаштылар. Финал турында укучылар татар теле курсыннан белемнәрен күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ватанга, илгә, үз халкына балада кечкенәдән мәхәббәт тәрбияли башлау бик мөһим. Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы – балаларның үз иленә дөрес мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итү, Россиянең мәдәни үткәненә хөрмәт тәрбияләү. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 21 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты мөдире «Бердәмлектә, туганлыкта безнең көч» дип исемләнгән викторина үткәрде. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар, мәкальләр җыйдылар, табышмакларга һәм сорауларга җавап бирделәр. «Әгәр без бер-беребез белән бергә, кулга-кул тотынышып тормыштан барабыз икән, илебезнең көче дә бермә-бер арта барачак.  Без үзебез яши  торган илебезне яратабыз!», - дигән уртак фикергә килделәр.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Кәеф-бар»да кунакта» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Дуслар белән очрашу – һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Күңелле сөйләшүләр, яңалыклар турында фикер алышу, елмаюлар һәм дәртле көлү кич утыруларның аерылгысыз өлеше бер өлеше. Дөрес, соңгы вакытта яхшы тенденция күзәтелми – кешеләр телефоннарга "бәйле" һәм еш кына гаджетлардан башка ничек күңел ачу мөмкинлеген дә  белмиләр. Барлык очрашулар да «В контакте» челтәрендәге мәзәкләр һәм «Instagram»нан кызыклы постлар карау астында уза. Ә без ялларны төрлеләндерергә булдык һәм «Каеф-бар»да кунакта» дигән  кич утыруга  тукталдык. Алдан ук меню һәм аш-су бәяләре белән таныштык, авыл мәдәният йортына заказлар китереп бирү турында сөйләштек. Берничә кызыклы уеннан торган күңелле программа  әзерләдек. Ул уеннарны уздыру өчен бернинди дә мобиль җайланмалар кирәк булмады. Без балачагыбызны искә төшердек, чын-чынлап дуслар белән аралаштык, бер-беребезгә тагын да якынайдык. Чара ахырында барыбыз да, хәтта хәзерге заманда да техника һәм модалы кушымталардан башка күңел ачарга мөмкин икән, дигән бердәм фикергә килделәр. Кичә бик күңелле үтте һәм барыбыз да аннан канәгать калдык.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

12 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына, күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән "Теле барның - иле бар" дип исемләнгән иҗади очрашу булып узды. Очрашуга «Ак калфак» һәм  « Мизгел» клубы әгъзалары җыелды. Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге,  кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Автор үзенең "Элвин Грей Иң шулай" һәм "Рәйсәнә"исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән килмәгән, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә яшьләр өчен «Без терроризм һәм экстремизмга каршы» дип исемләнгән чара булып узды. Яшүсмерләр теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яшьләрне террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итү, террорчылык актларын әзерләү һәм гамәлгә ашырган өчен билгеләнгән җаваплылык белән таныштылар. Чара барышында терроризмның бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китерүе, балаларга зыян салуы, социаль киеренкелек тудырып,  матди байлыкларны, кешеләрнең гадәти тормыш рәвешен җимерүе турында сөйләнде. Чарада катнашучылар, толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризм һәм экстремизмның социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә яклаучысыз калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барыла. Бу эшчәнлектә авыл халкы, оешмалар актив катнашалар.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

30 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мин бу дөньяда берүзем түгел" дип исемләнгән диспут үткәрделәр. Һәр кешегә тормышта кешеләр белән аралашырга туры килә. Аралашу кеше ихтыяҗлары арасында иң мөһим урыннарның берсен алып тора. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!» - диелә билгеле бер әйтемдә. Әлбәттә, бернинди акчага да чын дуслыкны сатып алып булмый, шуңа да карамастан, бу әйтем тагын бер кат дусларның кадерен белергә кирәклекне ассызыклый. Дуслык – ул шатлык! Кеше белән аралашу – зур шатлык ул! Янәшәбездә һәрвакыт сине тыңлаучы һәм һәр эштә, һичшиксез, киңәше белән ярдәм итүче якын кеше булу шатлыгы. Бары тик аңа гына тулысынча ышанырга була. Бары тик аннан үз адресыңа тәнкыйть сүзләрен үпкәләмичә генә кабул итеп була. Диспут барышында балалар дуслык кагыйдәләре белән таныштылар, «Иң яхшы дуслар» дигән викторинада катнаштылар һәм дуслык турындагы шигырьләрне искә төшерделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.

Халык актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International