Тимершык авыл җирлегенең эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Республика күләм конкурста катнашып 1 500 000 сум күләмендә грант отты. Нәтиҗәдә Кызыл-Мишә авылының Муса Җәлил урамына 514 метр каты өслекле юллар эшләнде.
Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары үзгәргән саен, табигать яңа киемнәрен кия. Менә хәзер дә, үзенең алтын яфраклары белән табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкалары арасында иң матуры. Чөнки урманнар һәм болыннар кабатланмас төскә керәләр. Көзге урман әкияттәгечә матур. Тимершык авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Көзнең якты төсләре” исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар. Балалар табигать белән сокландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Тимершык авыл җирлегенә кергән Кызыл-Мишә авылының Г.Тукай урамына узара салым Республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп ООО “Яшен” оешмасы эшчеләре башкарды.
Республика күләмендә эшләп килүче узара салым программасы нигезендә Миңгәр авылында “Атау” чишмәсендә өлешчә төзекләндерү эшләре алып барылды.
Бөтен дөньяда Әтиләр көне әтиләрнең үз балаларының тормышына керткән өлешен тану билгесе итеп билгеләп үтелә. Төрле илдә бәйрәм датасы үзгәреп тора, әмма күп кенә илләрдә әтиләр көне июнь аеның өченче якшәмбесенә туры килә. Безнең илдә 2021 елга кадәр бу көн рәсми булмаган килеш бәйрәм ителде. Россиядә беренче тапкыр Әтиләр көнен 2021 елның 17 октябрендә билгеләп үтәчәкләр. Бу хактагы 573 номерлы указга быел көз РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул уңайдан, 16 октябрь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тормышыбыз яме сез»дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт дәвамында шигырьләр, күңелле күренешләр, биюләр һәм җырларда әтиләргә, ир-атларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән каршы алынды. Залдагы тамашачыларның шатлыклы йөзләрен күрү, аларның яхшы кәефләре бәйрәм чарасын әзерләүчеләргә иң яхшы бүләк булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм залда утыручыларның барысының да күңеленә хуш килде. Әтиләр көне уңаеннан үткәрелгән бу концерт бик күңелле узды һәм авыл халкына бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
13 октябрь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә «Әкияттә кунакта»дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Яшь катнашучылар сихри әкият дөньясына эләкте, анда могҗизалар бара, яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә. Китапханәче яшь китап укучыларга яраткан китап битләренә сәяхәт кылырга һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте, «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар һәм борынгы әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар әкият һәм әкият персонажларын «Әкият героен тап», «Сорау - җавап» конкурсларында актив катнаштылар. Соңыннан балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр.
Тимершык авыл җирлеген территориясен яшелләдерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Тимершык авыл җирлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар Барлык бюджет учреждениеләрендә бәйрәм чаралары һәм мул табын артында чәй эчүләр оештырылды.
Тирә-якны төзекләндерү максатыннан, Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кура сүтү эшләре даими үткәрелеп тора.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.