ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Кабакка багышланган чаралар, гадәттә, сентябрь аенда, бөтен уңыш җыеп алынган вакытта үткәрелә. Алтын көз – алтын кабак! Кабакны ничек кенә бизәмиләр дә, ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак – чын Көз патшасы! 29 сентябрь көнне Кызыл- Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Кабак түтидә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмнең үзенчәлеге – алтын көзне һәм узып баручы җәйге кояш нурларын гәүдәләндерүче яшелчә– кабак булды. Программада табышмаклар әйтелде, җырлар җырладылар, биеделәр, кабактан әзерләнгән ризыкларын күрсәттеләр. Кабак түтидән башка нинди бәйрәм булсын инде. Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук кабаклы-спорт ярышларында да актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар кабак бәлешеннән авыз иттеләр һәм кабактан пешерелгән ризыклар белән чәй эчтеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып көзге чорда җирлек территориясен җыештыру эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җылы җәй бик тиз үтеп китте һәм менә аңа алмашка салкын җилләре һәм яңгырлары белән көз килде. Көннәр кыскара, күңелдә сагыш уятып, урамга караңгылык иңә. Шулай булса да  көзге чор үзенең бик күп бәйрәмнәре булуы белән бик матур. Менә без дә, Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларның кәефләрен  күтәрергә булдык һәм 23 сентябрь көнне алар өчен шушы чорга багышланган «Көзге гүзәл Сөмбелә» дип исемләнгән уңыш бәйрәме оештырдык. Бәйрәмнең төп темасы, билгеле булганча, көз булды. Көзгә багышланган күңелле уеннар, табышмакларга җаваплар табу оештырылды, җиңүчеләргә бүләк итеп табигать бүләкләре бирелде. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйрәмнән балалар үзләренә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге территориясендә барлык бюджет учреждениеләрендә  "Экстремизмга-юк!» профилактик айлык кысалары үтте. Әңгәмә барышында теракт янау куркынычы килеп чыккан очракта һәм заложниклар булып алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендәге  Сабай авылында үзара салым программасы нигезендә чишмә төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 сентябрьдә Тимершык авыл җирлегендә Милләтләр кроссы-2021 бәйгесе булып узды. Ярышта мәктәп укучылары һәм бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне, алкогольле бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
   Шул максаттан Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән урам акциясе үткәрделәр. Акция барышында авыл халкына алкоголизмның һәм башка зарарлы гадәтләрнең зыяны турында мәгълүмати листовкалар таратылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

6 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, ТР Дәүләт Советың VI чакырылыш депутаты Вольфсон Илья Святослав улы катнашты. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хаҗиев халык каршында 2016-2021 нче елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2021-2022 нче елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2021 ел
шимбә

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне без илнең төрле шәһәрләрендә булган терактларны һәм Беслан мәктәбендәге теракт корбаннарын искә алабыз. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында 3 сентябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ничек булганын син хәтерлисеңме, Россия?” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Чара барышында Саба интернат-мәктәбе укучылары соңгы унъеллыкның иң танылган терактлары һәм 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында белделәр. Балаларга кайгы гимны белән сугарылган “Хәтер. Беслан” дигән документаль фильм күрсәтелде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Безне җылы кояшлы көннәре белән сөендергән җәй дә ахырына якынлашты. 30 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән «Сау бул, җәй!» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Алар балалар белән бергә «Салкын Чишмә» елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар җәйне кем белән һәм ничек үткәрүләре турында сөйләделәр. Алар җәй көне уйнап, велосипед һәм роликларда йөреп, елгада су коенып, кызынып кына калмыйча, китаплар укырга да онытмаганнар икән. Уен программасы барышында балалар Җәй белән саубуллашу өчен аңа  кунакка бардылар. Юлда алар мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән төрле биремнәрне үтәделәр. Катнашучылар җәйге, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларын таныдылар, җәй һәм әкиятләргә багышланган табышмакларның җавапларын  таптылар. Балалар «Себерке белән йөгерү», «Маялы» кебек уеннар  уйнадылар,  җәй турында шигырьләр укыдылар. Барлык сынауларны узгач, Җәйдә кунакта булып, аның белән саубуллаштылар. Барысы да җәйне һәрвакыт искә алып торачакларын, аны бик сагыначакларын әйттеләр. Якты, күңелле, яшел җәй, киләсе елга кадәр сау бул! Без сине кабат түземсезлек белән көтәрбез! Экскурсия  ахырында барлык балалар да алып килгән тәм-томнары белән сыйландылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International