ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 1 августыннан Тимершык авыл җирлеге территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланды. 31 августка кадәр исәпкә алучылар чәчү мәйданнары һәм терлекләр саны буенча сораштырулар үткәрәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Соңгы елларда терлекләрне көтүлекләргә озату һәм каршы алу, капка төбендә кич утырулар кебек гореф-гадәтләр онытыла башлады. Яшьләр өчен бу ят булса да, өлкәннәр яхшы хәтерли: элек кич белән авыл кешеләре капка төпләренә утырырга җыелалар иде. Анда авылдагы соңгы яңалыклар, алда торган эшләр турында фикер алышалар, аннары күңел ачу чаралары башлана иде. Гармун астында җырлар, уеннар, биюләр кич утыруның дәвамы булып тора. Бу традицияләрне яңарту максатыннан, 23 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы кунакчыл хуҗалар – Дилбәр һәм Фәиз Нигъмәтҗановларның чәчәкләргә күмелеп утырган йортлары янына кичке уенга җыелдылар. Барлык катнашучылар да гармун астында җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар ачылды. Бәйрәмгә авыл халкы үзләре белән төрле камыр ризыклары һәм тәм-томнар алып килгәннәр иде. Бу җылы очрашуның ахыры дусларча чәй эчү белән тәмамланды.


 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Региональ дәрәҗәдәге юл кырыйларында җәяүлеләргә куркынычсызлык тудыру максатыннан хәрдаим яңа эшләр башкарылып тора. Тимершык авылында да заман таләпләренә туры китерелеп ООО «СПЕЦДОРСТРОЙ» оешмасы тарафыннан яңа тротуар җәю эшләре башкарыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июль, 2021 ел
җомга

22 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Минем җәйге каникулларым» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Чара башында авыл мәдәният йорты мөдире балалар белән җәйләрен ничек күрүләре турында фикер алышты. Балалар рәхәтләнеп җәйге кичерешләре белән уртаклаштылар. Үз рәсемнәрендә алар кояш, чәчәкләр, күбәләкләр, балалар ясадылар. Барлык рәсемнәр дә кызыклы булды. Чара «Простоквашинода каникуллар» дигән мультфильм карау белән тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен "Табышмак әйтәм" дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үткәрделәр. Чара башында балаларга табышмакларның төрләре һәм темалары, аларны ничек уйлап табарга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң балалар «кием», «хайваннар», «табигать» темасына табышмакларга җавап бирделәр. Чарада катнашучылар вакытны кызыклы итеп үткәрделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2021 ел
җомга

Җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе- балыкчылар көне. Шул уңайдан 13 июль көнне  Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән плотинага сәяхәт оештырдылар. Китапханәче балык тоту белән мавыгучы балаларны бәйрәм белән котлады һәм «Балыкчылар көне»нең 1980 нче елдан июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүе турында сөйләде. Башта балалар “Балык тот” ​ викторинасында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара плотинада балык тоту белән дәвам итте. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете тәтемәде. Иң тәҗрибәле һәм уңышлы балыкчы булып Заринә Шакирҗанова танылды. Балаларга әлеге сәяхәт бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авылының Габбас һәм Комсомол урамнарында Республика программасы нигезендә иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла. Эшне ТР Саба муниципаль районының Шәмәрдән торак коммуналь хуҗалыгы оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче күпердә Республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшне АО “Татавтодор” оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
июль, 2021 ел
җомга

8 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» көне уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, балалар өчен, “Объективта – минем гаиләм” дигән исем астында гаилә фотоларыннан торган фотокүргәзмә​ оештырылды. Шулай ук “Гаиләм –күңел җылым” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Иң элек китапханәче балаларны “Гаилә” төшенчәсе белән таныштырып узды. Гаиләдәге татулык, тигезлек, әдәплелек, ышанычлылык турында балалар үзләре дә бик теләп фикер алыштылар. Гаилә җылысы бөркелеп торган фотолардан төзелгән күргәзмәдән һәр бала бик теләп үз гаиләсе, гаиләдәге традицияләр белән таныштырып узды. Һәр кеше өчен гаилә иң газиз, иң кадерле җылы учак. Гаилә учаклары янып торсын, ялкыннары сүнмәсен!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авылы Березовая урамына ЩПС Республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне ООО “МДСУ -1” Балтач оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International