ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
май, 2021 ел
сишәмбе

Яшьләр арасында алкоголизмны кисәтү, алкогольнең организмга һәм кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы, алкоголь куллануга тискәре караш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 22 май көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче яшьләр белән “Алкоголик сәламәт була аламы?” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр. “Синең сәламәтлегең һәм алкоголь” дигән слайд-презентация кулланып, алар алкогольнең начар йогынтысын, шулай ук аның яшь организмга тискәре нәтиҗәләрен күрсәтергә тырыштылар. Мәдәният йорты мөдире яшьләр арасында алкоголь кулланудан зыян күрүне ачыклау максатыннан “Синең алкогольгә мөнәсәбәтең” дигән сораштыру-дискуссия үткәрде. Чараны оештыручылар һәм катнашучылар, аеклык –  тормыш нормасы дигән нәтиҗәгә килделәр. Физик культура, спорт, түгәрәкләр, китапханә һәм авыл мәдәният йортына йөрү, буш вакытны, кызыклы  ялны дөрес оештыру - болар барысы да начар гадәтләрнең үсешенә, һәм барыннан да элек, алкоголь куллануга каршы этәргеч була.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Кызыл -Мишә авылында "Татавтодор" ААҖ эшчеләре тарафыннан төбәк әһәмиятендәге юл ремонтлана.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
май, 2021 ел
шимбә

     2021 елның 15 маенда Тимершык авыл җирлегендә Агач утырту буенча "Хәтер бакчасы" акциясе үткәрелде. Волонтерлар, җирлек халкы әлеге чарада актив катнаштылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында 14 май көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Анда Нигамәтҗановлар, Фәтхиевлар, Ганиевлар,  Гаттаровлар, Әүхәдиевлар гаиләләре катнашты. Өлкәннәр дә, балалар да конкурс программасында актив катнаштылар. Алар табышмакларга җавап бирделәр, гаилә, дуслык турында җырлар җырладылар, биеделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Барлык катнашучылар да күтәренке, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 нче апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нуруллина Өммегөлсем әби 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. котлады һәм бүләкләр тапшырды. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
май, 2021 ел
сишәмбе

Беренче Май – бөтендөнья хезмәт ияләре бәйрәме. Күпләр аны балачактан ук хәтерли һәм ярата. Язның соңгы аена туры килүгә карамастан, нәкъ менә ул җылылык һәм кояш яктысы башлану символы булып санала. Ә россиялеләр өчен ул май каникулларының башлануын аңлата. Ул алар өчен эш ыгы-зыгысыннан арынып, туганнары һәм дуслары белән ял итүгә багышланган көннәр. 1 май көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында 1 Май –  Яз бәйрәменә багышланган "Урамнарда бүген яз бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, кунаклар һәм авыл халкы өчен бик матур җырлы программа әзерләнгән иде. Концертта яшьләрнең генә түгел, СССРда  туганнарның да яраткан җырлары, инде тамашачылар яратып өлгергән үзешчән артистларның башкаруында яңгырады. Артистларга кушылып,  тамашачылар да үзләренә яхшы таныш булган җырларны  башкардылар. Башкаручыларның осталыгы, тамашачыларның көчле алкышлары концертны чын бәйрәмгә әверелдерде һәм бар кешедә уңай эмоцияләр тудырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районының Тимершык  авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче  Җиңү Көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы  Президенты  исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International