ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2021 ел
шимбә

27 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Гомер бер ул, икәү түгел гомер – яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә" дип исемләнгән 60 яшьлек  юбилярлар кичәсе булып узды. Залда юбилярларның туганнары, балалары һәм авылдашлары җыелды. Юбилярларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А .Х. котлады. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды, якын туганнардан, авылдашлардан җылы сүзләр яңгырады һәм иң мөһиме-кабат чираттагы юбилейда очрашу теләге җиткерелде .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 март көнне Миңгәр авылында яшәүче Кашапова Асия үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, район, авыл җирлеге һәм «Болгар» ҖЧҖ исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләрне Тимершык авыл җирлеге башлыгы А. Х. Хаҗиев һәм «Болгар» ҖЧҖ хуҗалыклары вәкиле Р. Г. Ахунҗанов тапшырдылар. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
март, 2021 ел
сишәмбе

Һәр кешенең иң зур кыйммәте – сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. 27 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр» дип исемләнгән спорт эстафетасы  булып үтте. Бу чарада ике команда катнашты. Чараның программасы бик бай иде. Спорт уеннары күнегүләрдән башланды. Командаларга йөгерүле, сикерүле мавыктыргыч конкурслар, туплы һәм кыршаулы эстафеталар тәкъдим ителде. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Бу чарадан  балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2021 ел
шимбә

24 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дигән бәйрәм тамашасы үткәрделәр. Авыл мәдәният йорты  янына бик күп кеше җыелды. Бу тамашага бай һәм эчтәлекле программа әзерләнгән иде.  Бәйрәмнең төп кунагы  Нәүрүзбикә килде, ә Кыш бабай Нәүрүзбикәгә үзенең биләмәләрен калдырырга  теләмәде. Авыл халкы алар белән бергә кышны озатты һәм язны каршы алдылар. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмакларга җавап бирделәр, тәмле чәй эчтеләр, коймак һәм ботка белән сыйландылар. Кыш белән  язның ике командасына бүленеп, барысы да уен-ярышларда катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Бу чара катнашучыларда бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф тудырды. 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 21 мартында  Тимершык авыл җирлегендә  Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә дүртенче тапкыр традицион волейбол ярышы оештырылды. Уенга ир-егетләр арасында 12 команда катнашты. 1 призлы урынны  Әтнә районы Көнгәр авылы командасы, 2 призлы урын Тимершык авылы, 3 призлы урынга  Әтнә районы “Шахтёр”  командалары лаек булды, командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз»  бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде.    20 март көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз» үткәрелде. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән  кайнар «Карга боткасы»  көтә иде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
март, 2021 ел
шимбә

Хәзерге вакытта кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт проблемасы аеруча актуальгә әйләнде. Сер түгел, бүгенге көндә кешеләр арасында битарафлык һәм мәрхәмәтсезлек күбрәк таралган. Кешеләргә яхшы кәеф өстәү, алар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыру максатыннан, 19 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана!” дигән девиз астында “Мәрхәмәтлелек смайликлары” акциясе уздырдылар. Елмаюны сатып алып булмый, аны бүләк итеп кенә була.  Шуңа күрә алар бик күп кызыклы смайликлар ясадылар. Әзерләнгән смайликлар – яхшы кәеф символларын үтеп баручыларга, балаларга һәм аларның әти-әниләренә бүләк иттеләр. Бу чарадан барысы да уңай эмоцияләр алды. Акция үзенең төп максатына иреште, күп кенә уңай кәеф һәм әлбәттә, елмаюлар алып килде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә хуҗалыклардан көнкүреш калдыклары җыю, эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген МПП ЖКХ Шемордан оешмасы тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
март, 2021 ел
шимбә

Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона этабы тәмамланды. Тимершык авыл җирлеге командасы 2 нче урынны алды һәм финалга чыкты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

6 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Киленнең – кызганнары, кызларның – уңганнары» дип исемләнгән бәйрәм концерт-конкурсы булып узды. Бу көнне тамаша залы язгы кәеф атмосферасына, тамашачыларның елмаюларына,  шатлыкларына бай булды. Концертны алып баручылар: китапханәче Әүхәдиева Г. һәм мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. барлык катнашучыларны якынлашып килүче яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, язның үзе кебек якты һәм шатлыклы көннәр теләделәр. Конкурста катнашучы кызлар һәм киленнәр – Хәбибуллина Әдилә, Шагабиева Дилә, Гаттарова Айгөл, Сабирова Әлфия, Гаттарова Ләйсән һәм Мөбәрәкова Фәридә үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм тамашачыга бүләк иттеләр. Тәкъдим ителгән төрле-төрле биремнәрне конкурсантлар җиренә җиткереп үтәделәр. Киленнәрнең һәм кызларның чыгышларын Альфред Фәхриев, Таңсылу Галимова, Айдар Хантимиров, Нурия Вәлиева музыкаль номерлар белән бизәделәр. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырып,  бер сулышта узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International