2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 7 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.
5 февраль көнне Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
2 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре,
3 сыйныф укучылары белән “Зирәкләр турниры” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.Әлеге чараның максаты – иҗади сәләтне һәм логик фикерләүне үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр: ребуслар, кроссвордлар, анаграммалар чиштеләр . Балалар һәр биремне зур кызыксынучанлык белән активлык күрсәтеп эшләделәр.
31 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Сабабаш, Саба, Эзмэ, Шынар командалары көч сынашты.
28 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре урта яшьтәге кешеләр өчен оештырылган «Күңелле ял» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Кичә "элек СССРда" стилендә башланды. Бәяләр, товарлар, кинофильмнар һәм җырлар турында конкурслар һәм викториналар салмак кына концерт программасына күчте, анда катнашучылар яшьлек җырлары – 70-80 нче еллар җырлары белән хозурланды. "Күңелле ял" бию, күңелле татар уеннары белән дәвам итте. Күңел ачу кичәсе 80нче еллар дискотекасы белән тәмамланды һәм барысының да күңеленә хуш килде.
Дөньяда туган телдән дә кадерле әйбер юк. Туган тел – ул халыкның холкы, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе чагыла. Туган тел шәҗәрәнең нигезе булып тора, нәсел һәм гаиләне берләштерә. 23 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” дип исемләнгән КВН үткәрделәр. Бу чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Китапханәче тарафыннан “Татар халык иҗаты”на кергән китаплардан тезелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Аларда акыллы әйтемнәр һәм афоризмнар, үткен мәкальләр, күңелле мәзәкләр, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, искиткеч җырлар, зирәк әкиятләр бар иде. Мәдәният йорты мөдире, туган тел – безнең көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз, безнең мәдәниятебез, дип билгеләп үтте. Туган телебез безгә яшәргә, үзеңне һәм башкаларны танырга ярдәм итә. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк. Яшьләр ике команда: «Тукай оныклары» һәм «Татар шәхесләре»нә бүленеп, биш турда көч сынашты. Алар туган тел турында тирән белемнәрен күрсәттеләр, биремнәр һәм башваткычлар чиштеләр. Бу чара яшьләр өчен чын-чынлап иҗади һәм танып-белү чарасы булды.
Тимершык урта мәктәбендә мәктәп волейбол лигасының уеннары дәвам итә. 22 гыйнвар көнне 3-8 нче сыйныф укчыларының малайлар һәм кызлар командалары үзара көч сынашты.
Һәр халыкның үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше. Һәм, әлбәттә, үзенең теле. Аны саклау - бик мөһим бурыч. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республикабыздагы күп милләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыкларның бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Тимершык авыл җирлегенә кергән оешмаларда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган чаралар узды. Чараларда балалар өлкәннәр белән бергә халык җырлыры җырладылар, тәрле милләт биюләре биеделәр, туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, халык уеннары уйнадылар.
19 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә толерантлык темасына багышланган «Без барыбыз да төрле» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Мәдәният йорты мөдире балаларга толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булуын ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Китапханәче балаларда интернационализм, аралашу культурасы һәм үзара аңлашу тәрбияләү максатыннан "Толерантлык үрнәге. Күпмилләтле Татарстан традицияләре һәм бәйрәмнәре " дигән китапка әңгәмә үткәрде. Аннан соң балалар үзләренең яшьтәшләре, гаиләдә, дөнья халыклары арасында дуслык һәм яхшы мөнәсәбәтне чагылдыручы матур рәсемнәр ясадылар.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.