ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Кышын өйдә утыра торган  вакыт түгел. Тау шуудан башка нинди кыш булсын  соң?  Чаналарны алып,  дуслар белән бергә карлы тауга йөгерергә кирәк. Таудан шуып төшеп китү – безнең һәркайсыбыз өчен иң күңелле һәм «кискен сюжетлы» балачак хатирәләренең берсе. Элекке  заманнарда ук таудан шуган  вакытта  балалар үсеш өчен көч ала,  дип юкка гына саналмагандыр. Шуны исәпкә алып,  9 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  балалар белән таудан чана  шуу оештырдылар. «Кем тизрәк» яки «кем ераграк»  кебек  ярышлар тау  шууны балалар өчен тагын да  мавыктыргыч итте. Ә менә паровоз кебек бер-берсенә тагылып  шуу барысының  да күңеленә хуш килде. Бу чарадан барысы да яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге алдылар. Соңыннан конкурсларда һәм уеннарда катнашкан өчен балаларга  татлы призлар өләшенде.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 гыйнвар конне  көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Шекше, Эзмэ, Шынар командалары көч сынашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яна елга чыгу белэн Мингэр авылыннан Мустафина Затыя апа, Хабибрахманов Файзрахман абыйлар узлэренен 90 яшьлек юбилейларын билгелэп уттелэр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 7 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Яңа ел – иң көтеп алынган һәм могҗизалы бәйрәм. Аны серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихри дип атыйлар. Без аннан барлык теләкләрнең тормышка ашуын, чираттагы могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтәбез. 31 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында “Карлы  бал” дип исемләнгән бал – маскарад үткәрелде. Урамда  матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтеп тора иде. Яңа ел белән котларга Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев килде. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай эчтәлекле программасын әзерләделәр. Ә  Кыш бабай, Кар кызы белән Үгез, әкият персонажлары күсе Ларискасы белән Шапокляк килгәч, чын күңел ачу башланды. Күңелле Яңа ел конкурслары һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән торган күңел ачу программасы, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау бәйрәм кунакларының  кәефен күтәрде күтәрде. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары барлык катнашучыларга да ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия бүләк итте. Бал-маскарад  яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

28 нче декабрь көнне Көек авылында яшәүче Әхмәтов Равил 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны котлап җирле үзидарә һәм колхоз идарәсеннән вәкилләр әзерләнгән бүләк, күчтәнәчләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Кыш көне ачык һавада мавыктыргыч уеннар һәм күңел ачу балаларга зур шатлык  һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Кышкы уеннар һәм конкурслар аларны кәефләрен күтәрергә ярдәм итә. 20 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны «Күңелле кар бөртекләре» дип исемләнгән кызыклы һәм мавыктыргыч уен программасына җыйдылар. Балалар үзләре белән тауда шуу өчен тутырылган чаналар да эләктереп килгәннәр иде. Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларга туңарга ирек бирмәделәр, алар балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрделәр. Көн салкын булуга карамастан, барысына да эссе һәм күңелле булды!

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

   Ватан алдында хәрби бурычларын үтәп егетләр армия сафларыннан кайтты.  Менә алар- Кызыл Мишә авылыннан  Миннебаев Ринат, Тимершык авылыннан Мусин Артур, Гомәров Айнур, Нургаязов Айзатлар. Алга таба егетләргә бар яктан да уңышлар телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 декабрь көнне Тимершык авылында яшәүче Нәгыймова Хурҗинан апа 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны котлап район, җирле үзидарә һәм колхоз идарәсеннән әзерләнгән бүләк, күчтәнәчләр тапшырылды. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

5 нче декабрь көнне “Тимершык” командасы район буенча үткәрелгән волейбол ярышынды катнашып, 2 призлы урын яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International