ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Казан шәһәренең “Сәләт” яшьләр үзәгендә узган иҗади фестиваль –“БикәФест” гала-концертында, Тимершык урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айлия Хаҗиева (җитәкчесе - Илһамия Гыйниятуллина) катнашты, ул үз әсәрен сәнгатьле итеп сөйләү номинациясендә “Үпкәләдем галимнәргә” әсәреннән өзек сөйләп 1 урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
декабрь, 2020 ел
якшәмбе

Конституция көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Конституция-дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булып тора, башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. 12 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Россия дәүләте законы» дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәче аларны Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү тарихы, гражданнарның Конституциядә гарантияләнгән төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар шулай ук флаг, герб, гимн барлыкка килү тарихы белән дә таныштылар һәм “Конституция  турында нәрсә беләбез?” дигән викторина сорауларына җавап биреп,  хокук өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Интеллектуаль программа вакытында  «Минем Туган илем – Россия» дигән презентация күрсәтелде. Бу чара балаларга Россия Федерациясе Конституциясенең, илнең төп законы буларак, әһәмиятен аңлауга ярдәм итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 7 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2020 ел
шимбә

Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук инвалидлар - хәзерге җәмгыятьтә кимчелекле һәм тормышка сәләтле булмаган кешеләр дигән фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә. Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, шәфкатьлелек акциясе узды. Без тамаша залына җыелучыларны җылы сүзләр белән сәламләдек, аларга сәламәтлек теләдек, матур җырлар бүләк иттек.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул ел саен – 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Совет һәм Россия сугышчыларының хәтерен, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Илебездә Билгесез солдат көнен беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үттеләр. 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче чакрымында совет сугышчыларының туганнар кабереннән Билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле дивары янында тантаналы рәвештә җирләнде. 2 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары, китапханә һәм авыл клублары хезмәткәрләре Билгесез солдат көненә багышланган «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Чара «Герой булу өчен бер мизгел дә җитә, әмма лаеклы кеше булу өчен тулы бер тормыш кирәк...» дигән сүзләр белән башланып китте. Китапханәче балаларны «Исемең – үлемсез, батырлыгың - мәңгелек» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аннары алар игътибарына «Билгесез солдат көне» дигән видеоролик тәкъдим ителде, анда Билгесез солдатка һәйкәл ачу турында документаль хроникадан кадрлар күрсәтелде. Балалар Мәңгелек ут һәм Билгесез солдат төшенчәләре белән таныштылар. Алар чарадан, сугыштан кайтмаган кешеләр турында истә тотарга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар. Бу истәлеккә сакчыл карарга, ә Билгесез солдат һәйкәлләре-буыннарның рәхмәтен, җәсәдләре шулай тәңгәлләштерелмәгән һәлак булган солдатларга Хәтер һәм хөрмәт символы булып тора.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен дөньяда искиткеч бәйрәм “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем җирдә иң якын һәм туган кешегә игътибар күрсәтергә, җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк итәргә тырыша. Әни-һәркем тормышында иң мөһим кеше. Ул игелекле, назлы,кайгыртучан булып яши. 29 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре  " Әниләр - чиксез рәхмәт сезгә " дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе оештырдылар . Уеннар,  конкурслар,  җырлар үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кура сутү эшләре даими дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 24 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча "Көмеш чүлмәк" музыкаль комедиясы булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Югары Симет, Мингәр мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте.
Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.
Тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр.
 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында( катокта) боз катыру эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 7 гаиләгә йорт төзү эше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International