14 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Сүзләр белән уйныйбыз” дигән исем астында викторина үткәрелде. Викторинада башлангыч мәктәп укучылары катнашты. Балалар ребуслар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, мәкальләр дәвам иттеләр, сүзләр төзеделәр. Әлеге чара балаларга сүзлек запасын тулыландырырга, сүзләр төзелешенең яңа якларын ачарга ярдәм итте.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә.Чираттагы йорт Тимершык авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.
Көек авылы... Насыйх чишмәсе... Бу чишмәгә исемне , авылдашлары аны соңгы юлга озатырга килгәч тәкдим иттеләр. Аның вафатыннан соң чишмәгә элмә тактасы эленде.
Моннан ике дистәдән артык еллар элек, ерактагы тау итәгеннән агып яткан чишмәне ул авыл уртасына сузып эшләп куйды. “Менә без картаеп барабыз, анда кадәр барып су алып кайтырга көчебез җитмәс, кызыма да эштән кайткан-киткән арада су кертеп чыгарга җайлы, авылда калган өлкәннәр өчен дә уңайлы булсын”, -дип эшләде ул аны. Ишегалдында кое торса да, үзе шул чишмә суын ярата иде шул. Чынлап та , тирә яктагы чишмәләр арасында иң шифалы, саф сулы санала ул. Аны урнаштырган урын да бик уңайлы, авыл уртасында булды- авыл халкы гына түгел, тирә-яктагы авыллардан, Саба, Шәмәрдән якларыннан кешеләр шул чишмәгә килеп су алалар. Менә шушы арада, чишмәне тагын матурлау максатыннан, өч кызы тәкдиме белән чишмәгә матур һәм зур итеп бизәкле самовар куелды. Аларга кияүләре, оныклары кушылды. Ул көнне алар өчен чын бәйрәм булды, туган нигезләренә кайтып мич коймагы пешереп өстәл әзерләделәр. Морҗа башыннан чыккан төтенгә, чыр-чу килеп уйнап йөргән балаларга карап авыл халкы аларның бердәмлегенә сокланды. “Әтиебезнең эшен дәвам итеп, авыл халкына бүләгебез булсын бу. Чишмәбезнең суы беркайчан саекмасын, һәрвакыт шулай кеше өзелмәсен, анда килгән саен матурлыкка карап сокланып ,ял итеп китәрлек булсын”, -дип телиләр алар.
Чишмәләр авылларыбызның горурлыгы. Безнең Тимершык авылы җирлегендә дә яңалары гел төзелеп, булган чишмәләр яңартылып тора. Бигрәктә бу эшләргә, тарихны барлап халык актив кушыла.
Тимершык авыл җирлеге территориясендәге социаль объектларда ремонт эшләре дәвам итә.
Җирлек территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эше алып барылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Көз- матур төсләр вакыты. Урамнар төрле төстәге яфраклар белән капланган, агачлар күзләрне сөендерә, ничек тә бу матурлыкны тоткарлыйсы, көзнең барлык төсмерләрен тоеп, көзге матурлыкка сокланасы килә. Ел фасылларының үзгәрүе безнең тормышыбызга төрлелек кертә һәм иҗади илһам чыганагы булып тора.Шул уңайдан 8 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Көзнең якты төсләре» дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр бала бар фантазиясен эшкә җигеп, көзнең матурлыгын кәгазъ битенә төшерде. Рәсемнәр матур һәм якты килеп чыкты. Барлык балалар да үз эшләре өчен татлы призлар алдылар.
1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр. Бу көнне, 1 октябрьдә, Кызыл Мишә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. улы тәбрикләде. Китапханә мөдире кунакларга чакыруны кире какмаулары өчен рәхмәт әйтте, аларга иң изге теләкләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте. Төп мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм өлкәннәрнең үзләре тарафыннан оештырылган концерт булды.Концертта шулай ук Тимершык, Миңгәр авылы мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең матур җырларын бүләк итеп чыгыш ясадылар. Концерт номерлары әниләр, яшьлек һәм картлык, бәхет турында шигырьләр белән үрелеп барды. Концерттан соң чәй өстәле артында җылы һәм җанлы сөйләшү белән өлкәннәр яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.
Тимершык авыл җирлеге укытучылары көне белән котлау
Изге урыннарны тәртиптә тоту максатыннан зиратларда көзге өмәләр башланып китте. Бу эшләр кар яуганчы һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә үткәреләчәк.
19 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы уздырылды.