ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

19 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл  җирлегендә су буйларын, чишмәләрен  чистарту буенча өмәләр оештырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җирлек территориясен яшелләдерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2020 ел
җомга

16 сентябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, укучылар өчен «Мин закон беләмме?» дигән тематик викторина үткәрелде. Анда катнашучылар кеше хокуклары, җинаять җаваплылыгы һәм җәза чаралары турындагы төрле катлаулыктагы сорауларга җавап бирделәр. Яшүсмерләр һәрберсе үзенең фикерен җиткерде.
Чара барышында балалар балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, аларның нинди гражданлык һәм сәяси хокукларга ия булулары, закон бозганда һәм үтәлгәндә балигъ булмаганнарның нинди җаваплылык тотуы, шулай ук административ җаваплылыкның ни белән аерылуы турында белделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы буенча ТАССРның 100 еллыгы, Саба районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан ир-атлар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында җирлектә урнашкан барлык балалар мәйданчыклары территорияләренә йомычка җәелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылында “Сөт бизнес-академиясе” бинасы каршына яңа уен мәйданчыгы урнаштырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

1 сентябрь-Белем көне! Бу мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр һәм чираттагы адымны ясаучылар өчен дә иң көтеп алынган көн. Шуңа күрә бу бәйрәмне һәрвакыт үзенчәлекле итеп билгеләп үтәсе килә, ул озак еллар истә калсын иде. Бу көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы конкурслар, викториналар һәм уеннардан  торган мавыктыргыч сәяхәт әзерләделәр. Балаларны анда мәктәп һәм мәктәп кирәк-яраклары турында мәзәк һәм күңелле табышмаклар, кызыклы мәсьәләләр, шулай ук танып-белү уеннары, башваткычлар көтте. Балалар "Табышмаклар култыгы" һәм "Туган тел үзәне"ндә булдылар. "Табигать порты "нда балалар җәнлекләр һәм кошлар турында белемнәрен тикшерделәр, "Математика биеклеге "ндә аларны күңелле исәп һәм зирәклеккә мәсьәләләр көтте. "Спорт диңгезендә"  балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар,  мәктәп рюкзагы җыйдылар. Бу чара балаларга яңа уку елы башланыр алдыннан бәйрәм кәефен бүләк итте һәм ул чәй өстәле артында тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 30 августы – истәлекле дата: без бүген Казанның 1015 еллыгын һәм Республика көнен генә түгел, ә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын да билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты янындагы мәйданда чираттагы «Җырлыйм туган якта» дип исемләнгән урам концерты булып үтте. Билгеле булганча, концертта Иске Мичән, Югары Симет, Тимершык, Эзмә, Кызыл-Мишә мәдәният йорты, Мишәбаш, Өтернәс, Көек һәм Мингәр авыл мәдәният йортларының мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты. Әлеге искиткеч концерт барышында узган елларның яраткан җырлары, шулай ук заманча хитлар башкарылды. Һичшиксез, тамашачылар артистларны җылы каршы алды һәм аларга актив кушылып җырлады, алкышлады. Барлык тамашачылар да узган чарадан канәгать калдылар. Урам концерты, чыннан да, бик шәп булды!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
август, 2020 ел
җомга

27 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балалар һәм  яшүсмерләр өчен "Төнге вакыт" дигән әңгәмә үткәрелде. Чарада полициянең участок вәкаләтле вәкиле Гатин Марат Мөрсәлим улы катнашты. Ул балаларга төнге вакытта 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы чараларда, башка җәмәгать урыннарында ата - аналар яки аларны алмаштыручы затлардан башка булырга тыелганлыгы – урамнар, парклар, стадионнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, клуб учреждениеләрендә булырга ярамаганлыгы турында сөйләде.  Балаларга, төнге вакытта ата-аналарсыз бала табылган очракта, полиция балигъ булмаган балаларның шәхесен, аның яшәү адресын, телефонын, ата-аналар турында мәгълүматларны билгеләве турында аңлатылды. Шуннан соң хокук бозучыны өенә кайтаралар. Баланың ата-анасына административ беркетмә төзелә,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә, протокол  нигезендә штраф күләме турында Карар кабул ителә. «Комендант сәгате» буенча таләпләрне бозган өчен ата-аналарга кисәтү чыгарырга яки аларга 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр дискотекага 21 сәгать 30 минутка кадәр генә йөри ала, дип кисәтте. Чара ахырында Марат Мөрсәлим улы чарада катнашучыларга белешмәлекләр өләште.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге буенча чишмәләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Кызыл-Мишә авылында халык ярдәме белән чишмә төзекләндерү эшләре башкарыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International