ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендэ елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту эшләре даими рәвештә алып барыла.

Шул максаттан Мишә елгасы буендагы корган агачлар кисеп, чистарту эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, иске өйләрне сүту, Кече елга территорияләрен  төзекләндерү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Балыкчылар көне - балыкчылар өчен профессиональ бәйрәм, аны җәйге сезонның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атап була. Балыкчылар бәйрәме уңаеннан, 12 июль көнне, Кызыл- Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән плотина буена сәяхәт оештырдылар һәм балык тоттылар. Балыкчыларның барысы да балык тоту бәхетенә ирешмәде. Ләкин Зарина Шакирзянова ике балык  һәм Назлыгул Гимранова бер балык тотты.  Әлеге күңелле ялдан барчасы да канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2020 ел
җомга

8 июльдә ​ Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан 8 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "7 Я" дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр.
Бу якты вакыйга кояшлы матур көндә плотина буенда үтте. Балалар бик теләп плитада үз уй-ниятләрен тормышка ашырдылар. Барысы да бик тырышты! Күз ачып йомганчы плотина буе салават күпере төсләренә күмелде - анда йортлар, гаиләләр белән машиналар барлыкка килде. Балаларның гадәти булмаган фантазиясенә күз сөенде !
Чара ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый конкурслар балаларга гаиләнең әхлакый кыйммәтләрен үстерергә ярдәм итә, ата-аналарга һәм якыннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче күперне ремонтлау эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 июль көнне Кызыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурәхмәт кызына 90 яшь тулды. Рауза апаны туган көне белән котлап ТР Президенты открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

4
июль, 2020 ел
шимбә

   3 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр. Әйе, табигатьтә начар һава торышы юк – без барыбыз да бу гыйбарәне беләбез.Чөнки урамда аяз күк йөзе һәм кояш нурлары күңелләрне иркәләгәндә, күпчелек кешеләрнең кәефләре яхшыра. Болытлы көндә дә күңел күтәренке булып калырга мөмкин.Табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән һәм һәр күренешнең үз нәтиҗәләре бар. Табигатьне игътибар белән күзәтсәң, күп вакыйгаларны  өйрәнергә була.Балалар табигатьнең гүзәллекләрен күрделәр, дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләр һәм җиләк җыйдылар, һава торышы, кошлар һәм табигать бүләкләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия барышында алар ял иттеләр, уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Чара күңелле узды, балалар  шатлыклы хисләр белән өйләренә таралыштылар. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 июнь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яшьләр көненә багышланган күп кенә үзенчәлекле кызыклы конкурслар, күңел ачу, уеннар үткәрделәр. Яшьләр актив катнашты. Шулай ук булачак солдат егетебез Рәмис Ибәтуллин да котлап кителде. Аңа туганнары, дуслары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Армиядән кайткан дуслары Рәмисне солдат тормышы белән таныштырдылар һәм киңәшләрен бирделәр. Кичәнең барлык катнашучылары да бу искиткеч бәйрәмнән бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар. Бәйрәм чарасы дискотека белән тәмамланды.
 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Сабай авылышда үзара салым республика программасы нигезендә зират коймаларын буяу эшләрен башкардылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы Кызыл-Мишә авылында  Муса Җәлил урамының 300 метр өлешенә МДФ программасы буенча юл эшләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International