Көек, Миңгәр авылларында үзара салым республика программасы нигезендә зират территорияләрендә чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.
Илебез тарихында беркайчан да онытылмас, кешеләр хәтерендә калачак вакыйгалар бар, ә вакыт аларның бөеклеген генә ассызыклый. Һәр елны, 22 июнь көнне, без сугыш башланган көнне искә алабыз. Шушы көн кысаларында, 20 июнь көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре һәлак булган сугышчылар обелискы янында «Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән тематик танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара башында китапханәче, балаларда зур кызыксыну уяткан, «Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Мәдәният йорты мөдире 1941 елның 22 июнь иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашист Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе, хәрби һәм стратегик объектлар һәм күп кенә шәһәрләрдә булган бәрелешләр, 1418 көн һәм төн, сугышлар һәм җиңүләр, сугышта һәлак булган 27 миллион ватандашлар турында сөйләде. Совет кешеләренең патриотизмы, аларның ватанга булган мәхәббәте сугышта булган барлык авырлыкларны җиңәргә һәм фашист гаскәрләрен тар-мар итәргә ярдәм итте.
«Хәтер һәм кайгы көне..." – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 21 июнь киченнән 22 июнь иртәсенә таба, Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
11 июнь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия көнен бәйрәм итүгә кушылдылар. Россия көне-ул азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең татулык бәйрәме. Ул 12 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан алар плотина янында «Минем илем – минем Россиям»дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Башта балалар китапханәченең безнең илдә нинди бәйрәм барлыкка килүе турында кызыклы мәгълумәт тыңладылар һәм "Син Россияне беләсеңме?» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары төсле акбурлар ярдәмендә балалар үзләренең Россияне ничек күзаллауларын асфальтта сурәтләделәр. Турыдан-туры, позитив һәм шатлык белән тулган балалар рәсемнәре, балаларга мөмкин кадәр фантазияләрен ачарга һәм күрсәтергә ярдәм итте: асфальтта Кремль, чәчәкләр, ракеталар, салютлар, Россия триколоры һәм бөтен Җир планетасы барлыкка килде. Балалар барысы да булдырдылар, бик тырыштылар! Чара ахырында балалар кәгазьдән самолетлар ясап, Россия триколоры төсенә буядылар, илгә тынычлык теләп, һавага очырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция чорында «Ярдәм янәшә!” акциясе оештырылып, аерым категория гражданнарга азык-төлектән әзерләнгән коробкалар таратылды. Бу коробкаларга Тимершык авыл җирлегеннән 22 гаилә ия булды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Тимершык – Кызыл Мишә" машина юлындагы Мишә елгасы аша күперне реконструкцияләүне "База проекты" ҖЧҖ подрядчы оешмасы тәмамлады.
Тимершык авыл җирлегендә тагын бер аренда йорты төзелеше тәмамланып килә. “Инвестхолдингстрой” ҖЧҖ Көек авылындагы йортның эчке эшләрен башкара, бүлмә ишекләрен, газ җиһазларын урнаштыра.
Тимершыкта көтү чыгар өчен Мишә елгасы аша вакытлыча күпер салу.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла: җәйге чорда җирлек территориясе җыештырыла, үләннәр чабыла, зиратларда өмәләр уздырыла.
Тимершык авыл җирлегендә яз башыннан ук җиләк-җимеш агачларын карау, җиләк утырту һәм үстерү эшләре дәвам итә.