Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту буенча эш алып барыла. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Саба районы авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.
Тимершык авыл җирлеге территориясендә чүп-чарны чистартү, иске йортларны сүтү буенча эшләр башкарыла.
Җиңү көненең 75-еллыгын каршылау уңаеннан, 32 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары район тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. тапшырды.
Тимершык авыл җирлегенә кергән Көек авылында, Бөек җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, 9 Май көнне, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела ачылды. Һәйкәл Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы иганәчелегендә төзелде. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Галиев Марат Ибраһим улы һәм җирле җитәкчеләр катнашты. Көек авылы халкы исеменнән эшне оештыручыларга һәм стеланы төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Үзизоляцияләү режимында бер кешегә дә җиңел түгел. Шул уңайдан, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте, "Магнит" компаниясе белән берлектә, дүрт бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды. Бу акция кысаларында Тимершык авыл җирлегеннән 4 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Татарстан Республикасы президенты инициативасы белән, үзизоляция чорында, «Ярдәм янәшә!” акциясе оештырылып, аерым категория гражданнарга азык-төлек җыелмалары таратылды. Бу җыелмаларга Тимершык авыл җирлегеннән 26 гаилә ия булды.
Экологик ике айлыгы кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту эшләре алып барыла. Җиңүнең 75 - еллыгы уңаеннан Миңгәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган обелиск янына да нарат агачлары утыртылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Саба районы авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы тормышка ашырыла.Программа кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгече өчен төзелә.