Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер салу эше дәвам итә. Күперне “ Базовый проект” ҖЧҖ оешмасы эшли.
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне) билгеләп үтелә.
Тимершык авыл җирлегендә мондый объектларны һәрдаим контрольдә тотабыз һәм төзекләндерәбез.
Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10 нчы апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машиналарының төзеклекләрен һәрдаим контрольдә тотабыз.
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы шундый кешеләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
Җир өсте кардан арыну белән җирлек территориясендәге чишмәләрне көндәлек җыештыру эшләре башкарыла.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше дәвам итә. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы эшли.
Саба районы, авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы специалистлары өчен төзелә.
Халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп язгы ташулар вакытында канаулар ачу, су агу торбаларын чистарту эшләре алып барылды.
Көн саен балкыган язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк йөзе безнең кәефне күтәрә. Көннән-көн яз үз көченә керә бара. Ә аның белән бергә якты яз бәйрәме «Нәүрүз» килә. Кеше күңелендә: “Нәүрүз бәйрәме никадәр күңеллерәк булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булыр”, дигән ышаныч яшәп килә. Шуңа күрә бу көнне халык рәхәтләнеп күңел ачкан, яз килүенә куанган, сый-нигъмәтләр әзерләп, кунакка йөргән. Бу бәйрәм Кызыл-Мишә авылында яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз котлы булсын! дигән театральләшкән тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең төп персонажлары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай булды. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларны да Тимершык авыл җирлегенең матди ярдәм акчасына әзерләнгән кайнар «Карга боткасы», коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй көтә иде. “Нәүрүз” бәйрәме катнашучыларда күтәренке кәеф һәм бәйрәм атмосферасы тудырды.